Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Яңа Чишмәдә яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 13 апрелендә Яңа Чишмә районында яшәүче 50 яшьлек гр. Б. ГАЗ-32213 автобусы белән идарә иткән һәм исерек хәлдә булу-булмауга медицина тикшерүе узу турында вазыйфаи затның законлы таләбен үтәмәгән. Ягъни ул әлеге процедурадан баш тарткан.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Б. РФ КоАПның 12.26 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылган, аңа 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 7 июнендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев