Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Машина йөртүче 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2022 елның 24 маенда кичке сәгать 11ләр тирәсендә район үзәгендә яшәүче 47 яшьлек гр. Т. Ленин урамында УАЗ а/м белән исерек килеш идарә иткән.

Алкотестер ярдәмендә медицина тикшерүе аның исерек булуын күрсәткән.

гр. Т. медицина тикшерүе нәтиҗәләре белән килешкән, эшне тикшерүгә  җәмәгать судына килмәгән.

Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Т. РФ КоАПның 12.8 ст.1өлешендәге административ хокук бозуда гаепле дип танылган, ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 12 июлендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Раил Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев