Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче яшь анага беренче бала туу өчен районда 100 нче сертификат тапшырылган

Әниләр көне алдыннан республика тарафыннан бер тапкыр бирелә торган түләү сертификатын Черемухово Бистәсеннән Татьяна Публикова алган

27 ноябрьдә Публиковлар гаиләсенә беренче бала туган өчен 50 мең сумлык сертификат тапшырылган.  Республика тарафыннан бирелә торган әлеге социаль ярдәмне  авылларда яшәүче яшь әниләр ала. Татьяна Публикова шушы программа эшли башлаганнан бирле районда бер тапкыр бирелә торган акчаны алган йөзенче әни булган.

Татьяна тумышы белән Яңа Иванаево авылыннан. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң (декрет ялына чыкканчыга кадәр) Яңа Чишмә РҮХдә шәфкать туташы булып эшләгән. Ире Александр белән алар 2018 елда өйләнешкәннәр, ә агымдагы елның 21 октябрендә уллары Егор туган. Хәзер яшь гаилә Александрның әти-әнисе белән Черемуховода яши.

Әниләр көне алдыннан Татьянаны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева, авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина һәм Черемухово АМЙның «Рябинушка» вокаль ансамбле котлаганнар. Кунаклар Татьянага сертификат, бүләкләр тапшырганнар, гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X