Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүчеләрнең физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урыннары бар

Спорт, тренажер һәм фитнес залларына килүчеләрнең саны арта бара

Спорт - ул сәламәтлек, бу һәркемгә мәгълүм. Тик безнең респондентлар өчен физкультура - ул сәламәтлек кенә түгел, ә үзеңне яхшы хис итәргә мөмкинлек бирүче тагын бер нәрсә. Һәм бу «тагын бер нәрсә» һәр кешенең шәхси шөгыле.

Рәмис Сәлахов, механизатор (Чаллы Башы):

- Бу спорт комплексына 6 ел йөрим инде. Яшь чакта да спортка битараф түгел идем, тик соңыннан гаилә, эш дигәндәй, ә арыганлыкны һәм киеренкелекне тәмәке белән бетерәм, янәсе. Үземне начар хис итә башлагач кына, спортка кире кайттым. Спортзалга килә башладым, башта разминка гына ясадым, акрынлап буыннарга йөкләнешне арттырдым. Үземне яхшырак хис иттем, спорт һәм сәламәтлек хакына тәмәке тартуны да ташладым. Хәзер үземне әйбәт хис итәм. «Физкультура» дигән дару мине күп нәрсәдән коткарды. Инде волейбол белән мавыгам. Спортзалга үзем генә йөрмим, яшь егетләрне дә алып барам. Безнең волейболчыларның мәктәп командасы бар иде, ул өч ел рәттән район турнирларында беренче урыннарны яулады. Хәзер алар мәктәпне тәмамладылар, кайсы кая таралышты, әмма яшьләр арасында спорт сөючеләребез бар, мәктәп спортзалында шөгыльләнәләр, ә кайберләре Яңа Чишмә спорт комплексына йөри.

Гакыйф Ваһапов, 56 яшь, эшмәкәр (Яңа Чишмә):

- Спортны яратуым Зирекле лицеенда физкультура дәресләреннән үк башланды. 15 яшьтән мин зона һәм республика күләмендәге йөгерү, йөзү буенча төрле ярышларда катнаштым. Катнашып кына калмыйча, мәктәп һәм район «копилкаларына» да җиңүләр алып килдем. Спорт мине күп еллар дәвамында озата бара. Ул минем тормыш мәгънәсе: яшь чакта ул мавыгу өчен генә булган булса, еллар узу белән стресстан котылу өчен менә дигән чара. Безнең волейбол командасында мин иң өлкән уенчы. Улым Раил дә спортка битараф түгел. Яңа Чишмә җыелма командасы өчен футбол уйнады. Бүгенгесе көндә ул студент, әмма кайткан саен спортзалга йөри.

Евгения Янова, БИҮ директоры:

- Спорт минем өчен бик әһәмиятле, бигрәк тә волейбол, самбо һәм дзюдо. Мәктәптә дә волейбол уйнадым, аннары университетта. Районга килгәч, район җыелма командасы өчен уйнадым һәм ул чакта без яхшы нәтиҗәләргә ирештек, әмма, кызганычка каршы, команда таркалды. Байтак еллар узгач, волейболчыларның яңа командасы тупланды һәм менә икенче ел инде без уенда. Сүз уңаенда, бөтен гаиләбез бу спортны ярата, ирем ир-атлар белән секциягә йөри, кызыбыз да безнең белән, тик әлегә уйнамый. Дзюдо буенча тренировкалар үткәрелмәү бик кызганыч, 2007-2009 елларда мин «Ажаган»да эшләдем һәм бездә бу секция бик популяр иде. Балаларны мөмкин кадәр күбрәк спорт, түгәрәкләр белән җәлеп итәргә кирәк.

Ләйсән Салихова, РМБ методисты:

- Без бөтен гаиләбез белән спортны үз итәбез, барыбыз да шөгыльләнә, ирем бассейнга йөри, атнага өч-дүрт тапкыр йөзә. Олы кызым минем белән фитнес залына йөри, ул үз фигурасын сакларга тырыша, БСМ дә хореографияне тәмамлады. Уртанчы һәм кече кызларым бассейнга йөри, әтиләре аларны йөзәргә өйрәтә. Шулай ук минем белән фитнес һәм бадминтон буенча олимпиадага йөриләр. Бергәләшеп спорт белән шөгыльләнергә яраталар.

Үзем 12 ел инде фитнеска йөрим, минем өчен бу, беренче чиратта, сәламәтлек. Безнең бик яхшы фитнес-команда, без бик актив һәм бердәм, барлык теләүчеләрне үз командабызга кабул итәбез. Фитнес - ул уңай эмоцияләр тудыручы һәм сәламәтлекне арттыручы спорт төре.

«Олимп»ка килгәч балаларның бокс, бадминтон, футбол, волейбол белән максатчан шөгыльләнүләрен, шулай ук күпләрнең тренажер залына йөрүләрен күргәч тагы да шатланам, бу - балаларның файдалы һәм кирәкле эш белән шөгыльләнүләре, яхшырак булырга омтылулары дигән сүз.

Марина Былинкина, музей хезмәткәре:

- Мин спорт сөюче кыз түгел идем. Ә хәзер исә шөгыльләнми калган көнем юк: тренажерда, волейбол уйнарга, йөзәргә яратам, чаңгыда йөрим, йөгерәм. Залга бару мөмкинлеге булмаса, велосипедка утырам, иртәнге зарядканы кызым Арина белән бергә ясыйм. Бервакыт Актанышка ярышларга бардык, ату ярышында катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин беренче тапкыр кулыма винтовка алдым, әлбәттә, нык тырыштым. Беренче урынны яуладым, хәтта үзем дә ышанмадым! Көндәшләр командасы тренеры миңа бу спорт төрендә иң мөһиме – ышаныч һәм кулның нык булуы, диде. Холкымның да нык үзгәрүен сиздем: мин максатчанрак, рухи яктан көчлерәк була башладым. Яшәү рәвеше дә үзгәрде: хәзер мин гел хәрәкәттә.

Яңа Чишмә спорт комплексы директоры Ольга Роменская сөйли:

«Бүген күпләр залларга беренче тапкыр балигъ булган яшьтә килә, шөгыльләнүне йөгерүдән, разминкалардан башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң аларга тренировкалар өчен билгеләнгән вакыт та аз булып тоела, вакытны озайтуны сорыйлар. Ә без аларның теләкләрен исәпкә алырга тырышабыз.

Җәйге чорда район авылларында спорт мәйданчыклары бик популяр. Өлкән яшьтәге кешеләр (бездә, нигездә, хатын-кызлар) тренер Светлана Пянзина белән скандинавча йөрү белән шөгыльләнәләр. Балалар һәм олылар бассейннарына да йөреш яхшы. Күрше районнарда яшәүчеләр дә ял һәм бәйрәм көннәрендә бассейнга йөзәргә дип киләләр. Бездә чикләүләр юк: район халкы һәм кунаклары өчен ишекләр һәр көнне ачык. Республика, район яки җирле масштабтагы спорт чаралары спорт комплексы мәйданчыкларында уза. Оешмалар арасында спартакиадалар уздырабыз, бу тагын да күбрәк кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Ярышларда катнашучылар тренировкаларга бушлай йөри. Бу, нигездә, спорт ярышларында безнең район данын яклаган футбол һәм волейбол командалары, алар өчен көне һәм вакыты билгеләнгән. Бәйрәмнәрдә залларга бушлай йөрү акцияләре үткәрәбез».

Әйе, кешеләр спорт комплексына үз сәламәтлекләрен ныгыту, кемдер аралашу өчен килә, әмма спортзалда уздырылган вакыт – иң яхшы, файдалы узган вакыт, диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев