Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә заманча БЧК төзелә

Яңа Чишмәдә 2017 елдан алып эшләүче биологик чистарту корылмаларын (БЧК) реконстукцияләү эшләре алып барыла. Бу хакта район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Габетдинов сөйләде.


- Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү кирәклеге ни сәбәпле килеп чыкты? Булганнары эшкәртеләсе суның күп булуы яки башка сәбәпләр аркасында эшне үти алмыймы?
- Район үзәгендә БЧК ны модернизацияләү проблемасы күптән бар иде инде. Булганнары эшли анысы, тик аларга куәтлелек җитми. Технология ахырынача үтәлми, чыгу юлындагы су Роспотребнадзор таләпләренә туры китерелеп стандартларга кадәр җиткерелмәгән. Канализация суларын тулысынча чистарту өчен заманча җиһазлар белән тагы да масштаблырак БЧК кирәк иде. Бу проблеманы хәл итү өчен 2016 елда район башлыгы Вячеслав Козлов хат белән ТР Президенты исеменә һәм Республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. ТР Хөкүмәте тиешле боерык бирде.
- Димәк, объектны реконструкцияләүдә һәм модернизацияләүдә төп заказ бирүче Татарстан Республикасы. Подрядчы кем, объектның бәясе күпме?
- Барлык эшләр ТР Инженер челтәрләрен газлаштыру фонды ГКУ генераль подрядчысы аша алып барыла. Эшләр 2017 елда башланды һәм ике этапта бара. 2018 елга финанслау нигезендә лимит 10 млн. сум тәшкил итә, субподрядчы – ремонт-төзелеш идарәсе (Казан) үз акчалары хисабына эшне дәвам итә.
- Объектта хәзер нәрсәләр эшләнгән?
- Бүгенгесе көндә инженерлык өлеше башкарылган: өлешчә суүткәргечләр сузу, өлешчә электр белән тәэмин итү. Иске бина сүтелде, искесе урынына яңасы җыелды. Анысы югарырак булачак, чөнки иске бинада яңа җиһазны урнаштырып булмады. Бу танкерлар – савытлар, аларда агып җыела торган суларны чистарту алып барылачак.
Бинаның түбәсе ябылган һәм автоматика системасы, чистарту корылмалары идарәсе блогы торачак бина белән тоташтырылган инде. Тик әлегә бина гына әзер, җиһаз урнаштырылмаган. Реконструкцияләнгән БЧК эшләтеп җибәрер алдыннан территориягә дә асфальт түшәләчәк, яктырткычлар куелачак. Декабрьдән подрядчы объектны электрлаштыру буенча эшләрне башлаячак. Моннан тыш, кышын дуен мәйданчыкларын төзекләндерү буенча эшләр алып барылачак.
- Дуен карталары (мәйданчыклар) ни өчен кирәк? Суны чистартуның технологик процессы турында бераз сөйләгез әле?
- Башта су танкерларда биологик чистартылачак. Аларда бактерияләр булачак, бу бактерияләр канализация насос станцияләреннән, сыек көнкүреш калдыклары коллекторларыннан (шәхси хуҗалыклардан суыртып алынган канализация сулары) БЧК-на килүче барлык агып җыела торган суларны эшкәртәчәк. Әмма аларның кайберләре  (бактерияләр), суда химик кушылмалар һ.б. булу сәбәпле, эшкәртә алмаячак. Әлеге функцияләр “дуен карталарында” – бүлеп алынган җир территорияләрендә башкарылачак, монда су көчле басым астында бераз тону өчен агызылачак, ә тонган, зарарлы кушылмалардан тыш, барлык стандартларга туры китерелгән су табигый чыганакларга – Шушмага китәчәк. Моның алдыннан суны һичшиксез тикшерәчәкләр, БЧК-да суның анализга алынган өлешен (проба) тикшерү өчен химик лаборатория эшләячәк.
- Объект кайчан файдалануга тапшырылачак? Аңа кем хезмәт күрсәтәчәк?
- Җиһаз урнаштырылгач һәм чистартуның барлык механизмнары эшли башлагач – 2019 елда ачу планлаштырыла. Көтелгән куәтлелек – тәүлегенә 250 кубометр агып җыела торган су эшкәртеләчәк. Киләчәктә чистарту корылмалары объектларына Яңа Чишмә ТКХ МУП тарафыннан хезмәт күрсәтү планлаштырыла. 
Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Сорауларны Ольга 
ИВАНОВА бирде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев