Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәдән автомобиль йөртүче хатын-кызның 40 мең сумга якын штрафы җыелган

Яңа Чишмәдә яшәүче бер ханым ЮХКен бозган өчен 36,5 мең сум күләмендә бурыч җыйган

Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 2020 елның 12 аенда 20.25 ст. («Закон белән билгеләнгән срокта административ штрафларны түләмәү») 1ч. буенча 65 административ беркетмә төзегән. Әлеге хокук бозулар өчен 43 шоферга штраф ике тапкырга арттырылган, 9сы - мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, 4се – 15 тәүлеккә кулга алынган, ә калган эшләр әлеге вакытта карала.

Шулай ук, 2020 ел дәвамында бурычлы кешеләргә карата, аларның 10 мең сумнан артык бурычлары булу сәбәпле, транспорт чарасы белән идарә итү махсус хокукыннан файдалануларын  вакытлыча рәвештә туктатып тору өчен, 5 дәгъва гаризасы җибәрелгән. Гади тел белән әйткәндә, 10 мең сумнан артык бурычлары булган кешеләр, алга таба автомобильдән файдаланган очракта, суд карары белән машина йөртү һәм автомашинадан файдалану хокукыннан чикләнергә мөмкин.

Дүрт хокук бозучы үз бурычын түләгән, ә 36,5 мең сум бурычы булган хатын-кыз моны эшләмәгән. Хәзер аны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре туктатып, РФ КоАПның 17.17 ст. буенча административ беркетмә төзеп, материалны судка җибәрә ала.

Суд исә 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне башкару турында карар чыгара. Әлбәттә, штрафларны түләү үз көчендә кала.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов, шулай ук 2020 елда штрафларны түләмәгән өчен алты автомашинаның кулга алынуын да билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев