Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 500 мең сумлык грантка ия булган.

Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен, горефгадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклау буенча белем бирү оешмаларына ярдәм итү турында грантлар конкурсы 2021 ел - Туган телләр елы кысаларында ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелды.

Конкурс кысаларында барлык грантларны Татарстанның 100 балалар бакчасы һәм 100 мәктәбе алган.  
Алар арасында Яңа Чишмәнең «Алтын ачкыч» балалар бакчасы һәм Зирекле лицее да бар.
Балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева бу хакта менә ниләр сөйләде: - Безнең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәргән заявкада, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планы нигезендә, милли компонент буенча балалар бакчасы тарафыннан үткәрелә торган бар эшне дә чагылдырдык.
Безнең балалар бакчасы күпмилләтле. Анда тәрбияләнүче 102 баланың 33е - татарлар, 58е - руслар, 2се - үзбәк, 9ы - катнаш никахтан туган балалар. Шуңа күрә безнең алда милли мәгариф өлкәсендә бик мөһим бурыч тора - балаларда мәдәният дөньясына, телләргә, гореф-гадәтләргә, фольклорга, безнең районда һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихына карата кызыксыну тәрбияләү һәм безнең проект бу максатка ирешү өчен старт мәйданчыгы булачак. 
Грант - безнең балалар бакчасына бик зур ярдәм. Аңа заманча интерактив җиһазлар, логопед кабинеты, милли костюмнар (рус, татар һәм чуаш), рус һәм татар язучыларының әдәби китапларын, төркем тәрбиячеләре өчен ноутбуклар, музыкаль инструментлар сатып алырга планлаштырабыз. Бу икенче грант, беренчесен - без өч ел элек «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» буларак алдык һәм киләчәктә без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.
Без бергә - педагоглар, ата - аналар, җәмәгатьчелек - кечкенәдән үк балаларны авылда, шәһәрдә, республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш, чөнки безнең Татарстан ил өчен милләтара һәм конфессияара тынычлык үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев