Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасында «Кешеләр дус булганда – телләр дә дус» дип исемләнгән әдәби кичә узды

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган айлык кысаларында узды.

27 гыйнварда Яңа Чишмәдәге «Алтын ачкыч» балалар бакчасында Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә балалар бакчасы тарафыннан оештырылган «Кешеләр дус булганда – телләр дә дус» дигән чара үткәрелде.

Анда район милли-мәдәни мохтариятләренең район бүлекчәләре җитәкчеләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлеге вәкилләре чакырылган иде.

Балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева җитәкчелегендәге коллектив татар, чуаш, рус, мордва, мари, удмурт, башкорт бәйрәмнәре белән таныштыручы күләмле сыннардан искиткеч композицияләр әзерләгән.

Милли костюмнар кигән балалар әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр, Идел буе халыклары телләрендә шигырьләр, Г.Тукай һәм А. С. Пушкин әсәрләрен сөйләделәр, «Ручеек» һәм «Түбәтәй» халык уеннарында катнаштылар.

Чарадан соң экспонатлары төрле халыкларның көнкүреш әйберләреннән торган музейны ачу тантанасы булды. Кунаклар матур итеп бизәлгән татар теле кабинетында булдылар (анда балалар белән туган тел дәресләре үткәрәләр). Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Еронтьев әлеге чарага әзерлекне югары бәяләде, «Алтын ачкыч» коллективына  балаларда туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә  мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.

Тулырак мәгълүматны «ЯЧХ»ның  2021елның 5 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X