Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдән Айдар Мифтахов токымлы кош-кортлар үрчетү белән мавыга

Йорт кош-кортлары асрау аның бердәнбер шөгыле түгел

Кайчандыр полициядә хезмәт иткән Айдар Мифтахов бүгенгесе көндә җитди оешмада – Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятендә эшли (ВДПО). Ул әлеге җәмгыятьнең Яңа Чишмә бүлеге рәисе булып торса да, үз шөгыленә буш вакытны табарга тырыша.

«Йорт кошлары үрчетү - минем төп шөгылем. Аларны карау миңа авыр түгел, киресенчә, мин алар янында күңелем белән ял итәм. Табигатькә мәхәббәт әтиемнән күчкәндер, дип уйлыйм. Ул белгечлеге буенча зоотехник һәм хәзер миңа төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Безнең хуҗалыкта терлек күп иде, әлбәттә, миңа әти - әниемә ярдәм итәргә туры килде», - дип сөйли Айдар.

«Беренче сыйныфта ишегалдына чыккан идем, шуннан бирле аннан кергәнем юк, - дип шаярта Айдар. - Әти-әнинең хуҗалыгында казлар да бар иде, тик сезонлы гына (язын сатып алсак, кышын суя идек). Ә мин аларның болында йөрүләрен, сулыкта йөзүләрен күзәтергә ярата идем. Шул вакытта бу кошның   акыллы икәнен күреп алдым, аның кешегә җавап бирүе, хуҗасын һәм йортны таный белүе мине таң калдырды».

Үзенең хуҗалыгында (Яңа Чишмәдә) Айдар инде 15 елдан артык казлар асрый. Ул аларны гади генә «авыл казлары» дип атый.  Токымлы казларның беренче парын ул 2017 елда алып кайта. Бу -  Холмогор токымлы казлар була. Айдар аларны танылган каз үрчетүчеләрдән сатып ала.

«Липецк өлкәсеннән Геннадий Макарчевны һәм Курск өлкәсеннән Александр Селиверстовны мин Россия каз үрчетүчеләр берләшмәсе аша таптым.

Татарстанда мондый токым бик таралмаган. Холмогор казларын башкалардан аеруы кыен түгел – аларның томшыклары астында капчыксыман әйбер эленеп тора. Бу казлар, зур булуларына карамастан (ана казлар 8-9 кг, ә ата казлар 10-11 кг-га чаклы үсә), тыныч холыклы кошлар. Хәтта улым Замир да алардан курыкмый, чөнки казларның ысылдап куа торган гадәтләре юк», - дип уртаклаша Айдар.

«Ана-казлар утыра башласалар - йомыркалардан төшмиләр диярлек, ягъни аларга суынырга ирек бирмиләр. Ә ата казларга килгәндә, алар яхшы «әтиләр», дип әйтеп була: алар үз бәпкәләрен ана-казларсыз да йөртә алалар. Кышкы чорда казларның туклануын төрлеләндерергә кирәк: аларга мин солы, яшелчә, кишер, чөгендер, кәбестә бирәм. Боларның барысын да сатып алырга туры килә.

Шулай ук минем хуҗалыкта күркәләр гаиләсе дә бар, аларны тере инкубатор сыйфатында кулланам, ягъни беренче каз йомыркаларын күркә астына салам. Бу алым турында миңа каз үрчетүче дустым Николай Сомов сөйләде.

Бүген минем ху-җалыкта Холмогор токымының төрле төрендәге өч каз гаиләсе бар. Һәр гаиләнең үз уникаль төсе - актан алып күгелҗем төскә кадәр. Әлеге токым төрләре буталмасын өчен, мин журнал алып барам - анда һәр гаилә буенча барлык мәгълүматларны язам (һәр йомырканың номеры, салынган көне языла; чыккан бәпкәнең әтисен һәм әнисен төгәл белергә кирәк, аны да язып куям һ.б.). Бу принципиаль күренеш, чөнки без, бөтен Россиядән каз үрчетүчеләр, токымлы казлар белән үзара алмашабыз. Берләшмәдә тәҗрибә һәм күзәтүләр белән уртаклашабыз. Бу гаҗәеп кош игътибар һәм өйрәнүгә лаек. Интернет киңлекләрендә дә, очрашуларда да кошчылар белән аралашканда без нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәбез.

Күптән түгел токымлы тавыклар белән дә кызыксына башладым. Америкада үрчетелгән Виандот токымлыларын сайладым, мине аларның көмеш төсләре җәлеп итте. Тавык бик матур, тыныч, аны карау җиңел, ул итле һәм йомыркаларны да күп сала.

Минем буш вакытым күбрәк булганда, башка кызыклы һәм экзотик кошларны асрау мөмкинлеге барлыкка килер дип өметләнәм.

Йорт кошлары - Айдар Мифтаховның бердәнбер мавыгуы түгел, ул үз бакчасында төрле чәчәкләр дә үстерә, анда хуш исле пионнар, романтик ромашкалар, матур розалар, кыскасы, нинди генә чәчәкләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X