Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдән яшь фермер КФХны үстерүгә 3 млн. сум акча алган

Бу «Агростартап» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булган.

2019 елда яшь фермер Александр Анисимов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» милли проектында катнашу өчен гариза биргән. 3 млн. сумлык грант алып, яңа МТЗ-82 тракторы, КУН, 50 баш үгез һәм тана сатып алган. 

Александр Анисимов фермерлык белән 6 ел элек шөгыльләнә башлаган, «башлап китүе авыр идеме» дигән сорауга: «Мин әтием юлыннан киттем», - дип җавап бирде.

Александрның әтисе Олег Александрович Анисимов Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгында 1983 елдан (армиядән кайткач ук) эшли башлаган. Инде бер елдан ул районның иң яхшы механизаторлары арасында булган, күп еллар дәвамында урып-җыю чорында призлы урыннар яулаган. 2004 елда үз эшен башлап җибәрергә ниятләгән арендага - 100 га җир һәм ДТ тракторын алып, симертүгә 30 баш бозау сатып алган. Бертуктамый эшли торгач, барысы да үзе  уйланганча килеп чыккан: кирәкле техника сатып алуга да акча җыелган, МЭТ саны да арткан, өстәвенә, ул атлар һәм сарыклар үрчетә башлаган. Хуҗалык үскән.

Александрның үсмер чагында әтисенә комбайнда булышуы, аңарда техникага яхшы мөнәсәбәт уяткан һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул  югары техник белем алган.

Инженер-механик - сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгында да иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып тора, тик яшь белгеч нефть компаниясенә механик булып эшкә урнашса да, әтисенә аның фермер хуҗалыгында ярдәм итүдән туктамаган.

Олег Александрович улы нефтьчеләрдә эшен калдырып, тулысынча хуҗалык эшләре белән шөгыльләннер дип өметләнгән. Хәтта, 2014 елда ул терлекчелек тармагын үз җилкәсендә калдырып, улына хуҗалыкның аграр өлешен җитәкләргә тәкъдим иткән. Шулай итеп, ул елны бер КФХдан ике хуҗалык барлыкка килгән.

«Мин әтием юлыннан киттем, чөнки бу эштә тупланган тәҗрибә белән уртаклашучы кешең булганда, башкача мөмкин дә түгелдер. Шуңа өстәп ул миңа яхшы автопарк һәм 350 гектар җир дә тапшырды», - дип сөйли Александр Анисимов.

-Безнең төп эшебез – терлек өчен азык үстерү һәм әзерләү: җирне сөреп чәчәбез, печән чабабыз, аннан соң урып-җыю эшен башкарабыз.  Әлбәттә,  болар барысы да әтием һәм әнием Людмила Васильевнаның ярдәме белән эшләнә (әнием безгә төшке һәм кичке ашлар әзерли). Моннан тыш, башка хуҗалыкларга да агротехник ярдәм күрсәтәбез. Эшләнгән акчаларга автопаркны 2 берәмлеккә арттыра алдык: тагын бер ДОН, үзйөрешле чапкыч («Макдон») һәм 2 К -701 сатып алынды. Агростартап грантына (2019 елда) автопарк яңартылды, симертү өчен МЭТ сатып алынды, бу басудагы мәйданнарны 600 гектарга кадәр арттыру мөмкинлеген бирде. Яңа 2021 елга мәйданнарны тагын 200 гектарга арттыру һәм яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла.

- Сер булмаса, Яңа ел алдыннан нинди теләк теләр идең?

- Юк, сер түгел. Әти-әниемә, хатыным Мария, биш яшьлек кызым Полина, яшь ярымлык улым Глебка һәм барлык кешеләргә дә сәламәтлек теләдем.

- Рәхмәт.  Ә инде без сиңа теләкләреңнең тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев