Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәлеләр коронавирустан актив рәвештә прививка ясата

Соңгы көннәрдә Яңа Чишмә районы халкы коронавирустан актив рәвештә прививка ясата.

РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская мәгълүматлары буенча караганда, 24 июньгә районда яшәүче 4460 кеше коронавирустан вакцинация ясаткан.

Районда вакцина запаслары даими тулылана. Прививка ясатырга теләүчеләр участок табиблары яки ФАПның җирле фельдшерлары аша языла алалар.

Шунысы куанычлы, соңгы ике айда безнең районда лабораториядә расланган коронавирус очраклары ачыкланмаган. Атна эчендә ОРВИның 10-12 очрагы ачыклана. Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 65 кеше тәшкил итә.

Татарстан буенча көн саен 30-32 зарарлану очрагы теркәлгән. Ә менә Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә авырулар санының артуы күзәтелә һәм ковидка каршы чаралар катгыйлана.

Яңа Чишмә районы буенча прививканы 60 яшьтән олырак 2932 кеше, 359 мәгариф хезмәткәре, 192 медицина хезмәткәре, 201 хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, 178 социаль өлкә хезмәткәре һ. б. ясаткан.

Без район халкын прививка ясарга һәм шул рәвешле үзебезне һәм якыннарыбызны авырудан сакларга чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында, транспортта, кибет һәм кафеларда битлек режимын үтәү үз көчендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X