Яңа елны матур каршылыйк!
Мәдәният, яшьләр, спорт һәм мәгариф учреждениеләре өлкәннәргә һәм яшьләргә, шулай ук кечкенә яңачишмәлеләргә Яңа ел һәм Раштуа каникулында, кыскасы, барлык бәйрәм көннәрендә массакүләм күңел ачу чаралары тәкъдим итәләр. 24 нче декабрьдән башлап - "Тимераяклар сезонын ачу". Каникул көннәрендә (тимераяклар һәм чаңгылар прокатка биреләчәк) шугалак даими эшләячәк. 25 декабрь 15.00 -...
Мәдәният, яшьләр, спорт һәм мәгариф учреждениеләре өлкәннәргә һәм яшьләргә, шулай ук кечкенә яңачишмәлеләргә Яңа ел һәм Раштуа каникулында, кыскасы, барлык бәйрәм көннәрендә массакүләм күңел ачу чаралары тәкъдим итәләр.
24 нче декабрьдән башлап - "Тимераяклар сезонын ачу". Каникул көннәрендә (тимераяклар һәм чаңгылар прокатка биреләчәк) шугалак даими эшләячәк.
25 декабрь 15.00 - "Ритэк" чыршысы - РМЙ.
27 декабрь, сәгать 11 дә - Үзәк чыршыны ачу - РМЙ мәйданы.
28 декабрь - бар җирдә дә балалар утреннигы.
31 декабрь - Бал маскарад - РМЙ.
4 гыйнвар - БЯСМ командаларының хоккей сезонын ачу - Хоккей тартмасы.
4 гыйнвар, сәгать 10 да - "Исәнме, кыш!" дип аталган әдәби уен - Балалар китапханәсе.
6 гыйнвар - Теннис ярышлары - "Олимп".
7 гыйнвар - Балалар өчен Раштуа - РМЙ һәм авыл МЙ.
7 гыйнвар - Балалар өчен Яңа ел уеннары - РМЙ мәйданындагы чыршы янында.
8 гыйнвар, сәгать 10 да - "Путешествие с Оле Лукойе" - Балалар китапханәсе.
9 гыйнвар - Футзалда ярышлар - "Олимп".
10 гыйнвар сәгать 10 да - "Җир шарында кешеләр яңа елны ничек каршылыйлар" - викторина. Балалар китапханәсе.
11 гыйнвар - волейбол буенча ярышлар - "Олимп".
12 гыйнвар сәгать 10 да - иң әйбәт мультфильмнар күрсәтү - Балалар китапханәсе.
13 гыйнвар - "Искечә яңа ел" - РМЙ һәм авыл Мәдәният йортларында.
Районның барлык мәктәпләрендә мәктәп каршындагы кышкы лагерьлар ачыла.
Программада кызыклы чаралар байтак: "Жемчужина" бассейнына, "Олимп" спорткомплексына бару, чаңгыда походка чыгу, чаналарда шуу буенча ярыш, яңа елга кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе, кардан әвәләгән сыннар конкурсы, викториналар.
Клубларда һәм МЙ-да һәр шимбә, якшәмбедә - дискотекалар.
Киночелтәре нәфис фильмнар күрсәтүне оештыра.
БЯСМ һәм "Аҗаган" яшүсмерләр клубында спортка кагылышлы чаралар үткәрелә.
Балалар иҗат үзәгендә - төрле түгәрәкләр эшли.
"Кайгырту" ХСХКҮ "Раштуа" тамашасы тәкъдим итә.
КДН һәм ЗП Кыш бабай һәм Кар кызының бүләкләре белән (гаиләләргә) чираттагы рейд үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев