Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәледән мылтык һәм патроннар алынган

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 24 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Талау

2021 елның 4 апрелендә иртәнге сәгать 9да Ленино авылы Совет урамында урнашкан йортларның берсендә гр. Р. ачыктан-ачык гр-ка Г.ның 1000 сум акчасын урлаган.

Ату коралын законсыз сату

2021 елның 20 февраленә кадәр, ягъни полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганчы һәм тартып алынганчы, билгесез зат Яңа Чишмәдә яшәүче гр. М.га 12 калибрлы шома көпшәле ау мылтыгы саткан.

Корал район үзәгенең Пролетар урамы буенча урнашкан йортларның берсендә алынган.

Шул ук адрес буенча 2021 елның 20 февралендә 12 калибрлы 8 ау патроны алынган (алар сугыш кирәк-яраклары булып санала).

Растрата

2020 елның ноябрь аенда Екатерина Бистәсендә яшәүче  гр. Г. үзенә гр. Н тарафыннан вакытлыча ышанып тапшырылган  ВАЗ – 11113 автомашинасын   запас частьләргә, ә кузовын металлоломга саткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев