Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр «Бердәм Россия» өчен тавыш бирделәр

Район сайлаучылары РФ Дәүләт Думасына сайлауларда югары гражданлык активлыгы күрсәттеләр.

17-19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутатларын сайлау һәм Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар югары активлык һәм сайлаучыларның күпләп килүе белән узды.
Тавыш бирү гадел һәм ачык узды. Райондагы барлык 27 сайлау участогында  төрле партияләрдән һәм бер мандатлы округлардан 85 күзәтүче бар иде, видеокүзәтү системасы эшләде. Участокларда җәмәгать тәртибен саклауны Росгвардия һәм ЭЭМ хезмәткәрләре тәэмин итте.
Сайлаулар тыныч узды. Барлык участокларда да сайлаучылар бик күп иде. Участоклар планлы режимда эшләде, бернинди штаттан тыш хәлләр яки хокук бозулар булмады.
Һәр җирдә санитар куркынычсызлык чаралары үтәлде – температураны үлчәделәр, битлекләр, шәхси ручкалар бирелде, куллары антисептик, ә сайлау участоклары дезинфекция чаралары белән эшкәртелде.
Сайлау нәтиҗәләре
Россия буенча
РФ Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) башлангыч мәгълүматлары буенча, Россия буенча сайлаучыларның 52% ы килгән. Иң күп тавышны «Бердәм Россия» партиясе җыйган, аның өчен 49,8% сайлаучы тавыш биргән. Аның артыннан КПРФ (18,9%), ЛДПР өченче урында (7,5% )тавыш белән бара.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, лидерлар бишлегенә шулай ук «Справедливая Россия - За правду»  (7,4%) һәм «Новые люди» (5,3%) керә.
Шулай итеп, Дәүләт Думасына, 5%лы электораль киртәне үтеп, биш партия уза.
Татарстан буенча
ТР ҮСК башлангыч мәгълүматлары буенча, Татарстанда йомгаклау күрсәткече 78,9% тәшкил иткән. «Бердәм Россия» партиясе 79% тавыш җыеп, зур аерма белән җиңгән. Аның артыннан КПРФ - 9,6%, аннан соң ЛДПР - 2,8%, «Справедливая Россия - За правду» - 2,7%, «Коммунисты России» - 1,3%, «Новые люди» - 1% тавыш җыйган. Калган партияләрнең күрсәткечләре 1% тан кимрәк.
Тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясаучы закон бозулар теркәлмәгән.
Район буенча
Сайлауларда 10181 сайлаучы катнашкан, бу гомуми санның 95,3% ын тәшкил итә.
«Бердәм Россия» партиясе ышанычлы җиңү яулады - аның өчен сайлаучыларның 88,7 проценты тавыш биргән. КПРФ өчен - 5,3%, ЛДПР өчен - 1,3%, «Справедливая Россия - За правду» 1,16%, калган 10 партия 1 проценттан кимрәк тавыш җыйган.
28 нче номерлы Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Олег Морозов җиңү яулады - аның өчен сайлаучыларның 85,3 % тавыш биргән. Калган җиде кандидат 1дән 4,5 процентка кадәр тавыш җыйган.
Яңа Чишмә, Акъяр һәм Әдәмсә АҖ сайлаучылары шулай ук җирле үзидарә Советларына депутатлар да сайлады (нәтиҗәләрне 2 биттә укыгыз).
Район башлыгы Вячеслав Козлов сайлау комиссияләре әгъзаларын, җирлек башлыкларын, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен һәм барлык сайлаучыларны башкарган эшләре, сайлауларда гражданлык активлыгы һәм бердәмлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев