Яңачишмәлеләр - чик сакчылары бердәмлеге
28 майда Россиядә Чик буе гаскәрләренең йөз еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Гамәлдәге чик сакчылары һәм, әлбәттә инде, Чик буе гаскәрләре ветераннары бөтен илдә әлеге әһәмиятле датага әзерләнә.
Яңа Чишмәдә чик сакчылары бәйрәменең тантаналы өлеше яңа паркта һәйкәл ачкан урында үтәчәк (“Астория“ рестораны). Иртәнге сәгать 10 га монда чик сакчылары җыелачак һәм ант сыйфатында аларның: “Безнең гарьләнерлегебез юк – без үз бурычыбызны – Ватаныбыз чикләрен саклау бурычын намус белән үтәдек. Һәркайсыбыз – үз вакытында, үз вазыйфасында, үз бүлекчәсендә хезмәт итте, тик безне бер нәрсә берләштерә: без чик сакчысы исемен горур йөртәбез!“ - дигән сүзләре яңгыраячак.
Һәйкәлне ачу чарасына теләге булганнарның барысын да чакырып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев