Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр эссе җәйге көннәрне ничек үткәргәннәр

Көзге яңгырлы кичләрдә күңелне җылыта алырлык вакыйгаларны, мәсәлән, эссе җәйне ничек һәм кайда уздыруларны, туганнар, сыйныфташлар, дуслар белән күңелле очрашуларны искә алсаң, рәхәт булып китә.

Узган җәйне ничек итеп үткәргәне, кемнәр белән очрашуы турында Яңа Чишмәдән каз үрчетүче Айдар Мифтахов сөйли:
«Узган җәйдә эштән һәм мәшәкатьтән буш көннәр аз булды, шуңа күрә мин аларны истә калырлык мизгелләргә әверелдерергә уйладым. Хыялымның бер өлешен чынга ашыру өчен алдан әзерләнергә туры килде, чөнки мин фикердәшләр - минем сыман каз үрчетүчеләр белән очрашырга теләдем, тик, шунысын әйтергә  кирәк, мин аларны бары тик мавыгучан кешеләр төркемендә язышу буенча гына белә идем.
 Үземнең туган ягым, шул исәптән Татарстан провинциясендәге матур һәм истәлекле урыннар белән таныштыру ниятеннән, мин аларны үземә кунакка чакырырга булдым. Тик моңа бик азлар гына ризалашты: күбесе, нәкъ минем кебек үк, барысын да үзләренә кунакка чакырырыга теләгән икән. Һәм шул вакытта Россия шәһәрләре һәм аыллары буенча сәяхәт кылу турында карар кабул ителде. Очрашуның төп инициаторы үзем булгач, иң баштан Яңа Чишмәдә җыелырга сөйләштек.
Екатеринбургтан, мең километрга якын юлны үтеп, Виктория Шкуратова килде. «Уралдан көчле рухлы хатын-кыз», - аның характерын мин шулай билгеләдем. Һәм менә ни өчен. Аралашу вакытында ул үзенең озак вакыт дәвамында (лаеклы ялга чыкканчы) кран белән идарә итүче булып эшләве, ә инде пенсиягә чыккач, каз үрчетү белән мавыгуы турында сөйләде.
Кунаклар район кырларының, болыннарның һәм юл кырыендагы посадкаларның чисталыгына һәм каралган булуына шаккаттылар, аларга безнең Яңа Чишмә дә ошады. Россия буйлап, Дон елгасының чишмә башы янына сәяхәт итәр алдыннан, мин кунакларым өчен  кечкенә генә экскурс оештырдым. Алар өчен кызыклы һәм матур урыннарда без ял итәр өчен тукталып, истәлеккә фотога төштек.
Иптәшләрчә атмосферада  1300 чакрымлы юл сизелмичә дә калды, шул ук вакытта без Россия киңлекләрен күзләп бардык. Без машинада Нурлат, Ульяновск, Саранск шәһәрләрен үттек ... Шулай итеп без Липецк өлкәсе Данков шәһәренә барып җиттек, анда безне зур кызыксыну белән данлыклы каз үрчетүче Николай Сомов каршы алды.
Николай Иванович белән танышу безнең күңелләрдә бик күп уңай тәэсирләр калдырды.


Белеме буенча педагог, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән, җиңел булмаган 90 нчы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Шул ук вакытта үзенең төп мавыгуыннан баш тартмаган.
Ул безгә казларны  бала чагыннан ук үз итүе турында сөйләде: «Дон елгасы буенда яшәүче әти-әнием казлар асрый иде, тик алар гади авыл казлары гына иде. Казларның үз холкы бар,  алар шуның белән кызыклы да. 50 елдан артык вакыт эчендә, мин шушы горур кошларның үз-үзләрен ничек тотуларын өйрәндем. Мөстәкыйль рәвештә нәсел - селекция эше белән элита, ә төгәл итеп әйткәндә, холмогор токымыннан шөгыльләнә башладым».


Аның белән дә, гаиләсе белән дә аралашып сөйләшү бик күңелле булды. Баштан әлеге кунакчыл һәм ачык йөзле хуҗалар безне бик тәмле итеп ашаттылар, ә аннары Николай Сомов  үзенең «ысылдый торган дуслары» белән таныштырды.  Без һәр каз гаиләсенең шәҗәрәсен, казның хәзерге хуҗага ничек итеп эләгүе турындагы тарихларны тыңлап, байтак вакытыбызны үткәрдек.
Барысы турында да сөйләшеп, үзебез өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдык, кунакчыл «донлылар» белән саубуллаштык һәм Воронеж өлкәсенең көньягына юнәлдек, анда безне кызыклы һәм файдалы очрашу көтә иде.
Данковтан Россошь шәһәренә кадәр без 400 чакрымнан артык юл үттек һәм ул безгә бик күп уңай хис-кичерешләр китерде.
Россошь шәһәрендә без холмогор токымлы казлар үрчетүче Сергей Дымов белән очраштык. Сергей безне ачык йөз белән каршы алды, кеше белән үзең танышу ул язышудан күпкә кызыграк икән.


Әңгәмәдәшебез казларының тормышы, аларның үз-үзләрен тотышы һәм инстинктлары турында шул хәтле мавыктыргыч итеп сөйләде ки, без Сергейны үзебез өчен, хәтта, яңа яктан ачтык, дип әйтсәң дә була! Аның белән әңгәмәбез виноград үрелеп каплаган беседкада менә дигән шашлык ашап төнгә кадәр дәвам итте.
Бер үк шөгыль белән мавыгучы кешеләр һәрвакыт аралашу өчен сәбәп табачак. Без Сергейны Татарстанга кунак булып, Екатеринбургка Виктория Шкуратованың каз патшалыгын карап кайтырга чакырдык.
Сәфәребез тәмамланып, кайтыр юлга чыккач,  без сәяхәт вакытында күргән һәм ишеткәннәр турында сөйләшеп кайттык. Мондый кызыклы һәм файдалы очрашулар барыбызны да шатландырды.


Әлеге «экскурсия» минем тормышымда оныта алмаслык хатирә булып калачак: сәяхәт кызыклы һәм мавыктыргыч булудан тыш, мин әле Шолохов үзенең атаклы романнарын язган урыннарны да күрдем, өстәвенә, хәзер минем ишегалдында Липецк һәм Воронеж өлкәләрендә сатып алган ата казлар да бар».
«Әгәр сездә җәйне ничек һәм кайда үткәрүегез турында сөйләрлек кызыклы вакыйгалар булган икән, безнең белән дә уртаклашыгыз һәм без бу хакта газета битләрендә сөйләячәкбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев