Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр Республика көнен билгеләп үттеләр

30 августта район үзәгендә Татарстан суверенитетының 31 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булып узды.

Бәйрәм БСМнең «Шешминка» ансамбле башкаруындагы «Минем Татарстан» хореографик композициясе белән башланды.

- Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация утыз ел элек кабул ителде, шушы еллар эчендә безнең республика Россия Федерациясенең иң яхшы үсеп килүче регионнарының берсенә әверелде, - дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә район башлыгы Вячеслав Козлов.

Һәм бу Яңа Чишмә районы да аның белән бергә динамик үсеш ала дигән сүз, бер ел эчендә районның гомуми финанслау күләме 1 миллиард 780 миллион сум тәшкил итте, диде ул.

Район башлыгы барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады, бу һәм киләсе еллар безнең республика һәм районыбызның алга таба хәрәкәтенең дәвамы булуын теләде.

Бәйрәм уңаеннан районның иң тырыш кешеләрен хөрмәтләү һәм бүләкләү булды. Алар арасында авыл хуҗалыгы оешмалары, спорт мәктәбе, РҮХ, клуб системасы, нефть һ.б. оешмалар хезмәткәрләре бар иде. «Зубов А.В» КФХ бухгалтеры Венера Гәрәева һәм «Агро-Основа» ҖЧҖнең кадрлар буенча инспекторы Гөлзидә Шәрипҗановаларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, бокс буенча тренер Леонид Шабалинга ТР спорт министрлыгының Мактау грамотасы, спорт мәктәбе директоры Ольга Роменскаяга ТР спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Күп еллар тракторда эшләгән Михаил Кряжов Яңа Чишмә районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Козлова М.И.» КФХда эшләүче механизаторларның күбесе үзләренең хезмәт юлларын аның җитәкчелегендә башлаганнар. Хәзергесе вакытта да М.Кряжов яшьләргә үзенең бай тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклаша.

Яңа Чишмә район башлыгының Мактау грамоталары шулай ук Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина, «Шешмаойл» АҖ лаборанты Любовь Белькова, кино челтәре бүлеге мөдире Люция Минһаҗева, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Алсу Нуртдинова, район башкарма комитеты бүлеге начальнигы Анастасия Митько, Буревестник АҖ секретаре Ольга Муханова, эшмәкәр Надежда Панфилова, Екатерина авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьковларга тапшырылды.

Әлбәттә, мондый бәйрәм көнендә күп еллар тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлаган юбилярларны да котламый булмый. Алар арасында - Чертуш авылында гомер иткән, авыл хуҗалыгында шофер булып эшләгән Ирек Нәҗметдин улы һәм  терлекче булып хезмәт куйган  Дания Габидулла кызы Гыйльметдиновлар гаиләсе. Алар 60 ел бергә гомер итеп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, 10 оныклары һәм 9 оныкчыклары бар.

Акбүре авылында гомер кичергән, өч бала тәрбияләп үстергән Фәүзия Минзакир кызы һәм Гомәр Вагыйз улы Юнысовлар быел алтын туйларын билгеләп үтә. Иван Семенович һәм Валентина Михайловна Грищенко да алар кебек үк, гаилә учагын  50 ел элек кабызганнар. Алар ике бала  тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар. 13 ел элек бу гаилә Ташкент каласыннан Ленино авылына Валентина  Михайловнаның туган ягына күчеп кайта. Вячеслав Козлов әлеге күркәм гаиләләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа Чишмә районында 400дән артык күп балалы гаилә яши. Бәйрәмгә хөрмәтләү өчен 4-5 бала  тәрбияләп үстерүче әти-әниләр чакырылган иде. Болар: Чуаш Чабаксарыннан Алексеевлар, Шахмай авылыннан Булатовлар, Яңа Чишмәдән Козловлар, Әдәмсәдән Чапковлар гаиләләре. Аларны район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кызлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Надежда Попкова котлады.

Район авыллары елдан-ел матурая бара. Алар район халкының таланты һәм осталыгы аркасында үзгәрә - матур-матур чәчәкләргә күмелә. Бәйрәм чарасында учреждениеләр, оешмалар, авыл җирлекләре территорияләрен җәйге төзекләндерү буенча ел саен үткәрелә торган конкурска йомгак ясалды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата сертификатлар тапшырылды. Алар арасында Шахмай АҖ (3 урын), Архангел АҖ (2 урын), Ленино АҖ (1 урын). Учреждениеләр арасында 1 урын Балалар сәнгать мәктәбенә һәм ЗАГС бүлегенә бирелде, 2 урын - район судында, өченче урынга - «Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП лаек булды. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре арасында үткәрелгән конкурста иң матур бизәлгән территория - Чертуш авылы мәдәният йорты тирәсе, икенче урында - Черемухово АҖнең балалар бакчасы һәм урта мәктәбе, өченче урынга - «Алтын ачкыч» балалар бакчасы ия булды. Сертификатлар шулай ук кече һәм урта бизнес объектлары территорияләренең төзеклеге өчен дә тапшырылды: 4 урында – «Персонал-сервис» ҖЧҖ, 3 урынны – шәхси эшмәкәр Ләйсән Харрасова яулады, 2 урын - шәхси эшмәкәр Людмила Арбузовада. «Резидент» ҖЧҖ әлеге номинациядә җиңүче дип табылды.

Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка нинди бәйрәм узсын, ди?  Бәйрәм киче дәвамында тамашачыларны БСМнең «Шешминка» бию ансамбле, «Родничок» вокаль ансамбле, авыл мәдәният йортларының сәнгать коллективлары: «Моңлы Чишмә» вокал ансамбле, «Архангельская краса», «Рябинушка», «Сурэке»,«Илем», «Селяночка», «Сударушка» коллективлары үзләренең чыгышлары белән куандырды. Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар дуэты, солистлар Гөлнур Адиева, Анастасия һәм башка артистлар яңачишмәлеләргә сәгать ярымлык концерт бүләк иттеләр. Ә кичке сигездә парк өстендәге күк йөзе бәйрәм салюты залплары белән бизәлде. Республика көне уңаеннан оештырылган программа яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев