Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләрнең өйләрендә 386 янгын хәбәрчесе урнаштырылачак

Бүгенгесе көндә автоном рәвештә эшләүче янгынны хәбәр итү җайланмасы кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Аларның төп максаты - янгынны теркәү һәм аның турында хәбәр итү, - дип билгеләп үтте ТРО ВДПОның Яңа Чишмә бүлеге рәисе Айдар Мифтахов.

Әлеге җиһазларны урнаштырганда ул Һәр гаиләдә  профилактик әңгәмәләр үткәргән. Аерым алганда, торак секторда янгыннарның нәкъ менә җылыту сезоны вакытында (көзге-кышкы чорда) шактый артуын искәрткән. Шуңа күрә җылыткычлар урнаштырганда, мичләр, газ яки электр плитәләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар бирергә, аларның төзеклеген тикшерергә, кирәк булса,  мичләрдә һәм төтен юллыкларындагы ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк.

Быел Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең йорт һәм фатирларында өстәмә рәвештә 386 янгын хәбәрчесе урнаштырылачак (шуларның 200е бушлай  ВДПО тарафыннан бүлеп бирелгән).

«Беренче чиратта янгынны белдерүче җиһазлар күп балалы гаиләләр, картлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләрендә һәм фатирларында урнаштырылачак», - диде А. Мифтахов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев