Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңалыклар

Эш­лек­ле ат­на Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ра­йон үзә­ге уч­реж­де­ни­е­лә­ре һәм предп­ри­я­ти­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре бе­лән үт­кәр­гән пла­нер­ка­да кай­бер мәсь­ә­лә­ләр тик­ше­рел­де. "Э­нер­гос­быт" бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ми­ха­ил Ше­шо­лин ел бу­е­на кул­ла­ныл­ган электр энер­ги­я­се­нә ясал­ган ана­лиз ту­рын­да хә­бәр ит­те. Ра­йон­да 42 млн. кВт-дан ар­тык энер­гия са­рыф ител­гән, нефть ком­па­ни­я­лә­ре, сәү­дә предп­ри­я­ти­е­лә­ре электр энер­ги­я­сен кул­ла­ну­ны арт­тыр­ган­нар, ә...

Эш­лек­ле ат­на

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ра­йон үзә­ге уч­реж­де­ни­е­лә­ре һәм предп­ри­я­ти­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре бе­лән үт­кәр­гән пла­нер­ка­да кай­бер мәсь­ә­лә­ләр тик­ше­рел­де. "Э­нер­гос­быт" бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ми­ха­ил Ше­шо­лин ел бу­е­на кул­ла­ныл­ган электр энер­ги­я­се­нә ясал­ган ана­лиз ту­рын­да хә­бәр ит­те. Ра­йон­да 42 млн. кВт-дан ар­тык энер­гия са­рыф ител­гән, нефть ком­па­ни­я­лә­ре, сәү­дә предп­ри­я­ти­е­лә­ре электр энер­ги­я­сен кул­ла­ну­ны арт­тыр­ган­нар, ә КМС за­во­ды (про­дук­ция җи­теш­те­рү арт­са да) һәм кай­бер му­ни­ци­паль уч­реж­де­ни­е­ләр ки­мет­кән. Бер йорт ху­җа­лы­гы кул­лан­ган электр энер­ги­я­се ур­та­ча 1500 кВт тәш­кил итә. 118 нче ҺУ ди­рек­то­ры Вла­ди­мир Ост­ровс­кий "Д" һәм "Е" ка­те­го­ри­я­лә­ре­нә шо­фер­лар укы­ту­га хә­зер­лек ба­ры­шы ту­рын­да сөй­лә­де. Ав­то­бус һәм Ка­мАЗ (ярым та­гыл­ма­лы) ав­то­ма­ши­на­сы бар, хә­зер алар­га өс­тә­мә җи­һаз­лар ку­е­ла һәм төр­кем туп­лан­гач 1 март­тан уку­лар баш­ла­на­чак. Ра­йон авыл ху­җа­лы­гы ида­рә­се на­чаль­ни­гы Сер­гей Ба­ра­нов ал­да то­ра­чак яз­гы кыр эш­лә­ре­нә ме­ха­ни­за­тор кадр­ла­ры хә­зер­ләү ба­ры­шы, га­и­лә фер­ма­ла­рын үс­те­рү (8 га­и­лә фер­ма­сы бар, та­гын 14 ке­ше га­ри­за бир­гән ин­де) һәм сөт хә­зер­ләү ба­ры­шы (2011 ел дә­рә­җә­се­нә ка­ра­та 118 про­цент, ягъ­ни 7 тон­на­га күб­рәк) ту­рын­да җит­кер­де. Ра­йон баш­лы­гы шу­лай ук урам­нар­ны як­тыр­ту, юл­лар­ны, тук­та­лыш­лар­ны чис­тар­ту, 2011 ел­да ал­ко­голь про­дук­ци­я­сен са­ту һәм ШЯХ кре­дит­ла­ры би­рү (бер ат­на­да 7 кре­дит би­рел­гән) нә­ти­җә­лә­ре ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә­ләр­гә дә ка­гыл­ды.

Эш­мә­кәр­ләр сөй­лә­шә­чәк­ләр

2012 ел­ның 2 фев­ра­лен­дә сә­гать 10 да ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да эш­мә­кәр­ләр, ур­та һәм ке­че биз­нес вә­кил­лә­ре бе­лән ра­йон ки­ңәш­мә­се үт­кә­ре­лә­чәк. Ки­ңәш­мә­нең көн тәр­ти­бе­нә:

1. "2011 ел­да Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­нын­да ур­та һәм ке­че биз­нес­ны үс­те­рү һәм яр­дәм итү бу­ен­ча ра­йон прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру нә­ти­җә­лә­ре";

2. "Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты кар­шын­да ин­ди­ви­ду­аль эш­мә­кәр­ләр­нең җә­мә­гать Со­ве­тын сай­лау" мәсь­ә­лә­лә­ре кер­тел­гән. Шәх­си эш­мә­кәр­ләр­не, ке­че һәм ур­та биз­нес җи­тәк­че­лә­рен ки­ңәш­мә­дә кат­на­шыр­га ча­кы­ра­быз.

Пен­си­я­ләр һәм тү­ләү­ләр ар­та

Бү­ген­нән баш­лап хез­мәт пен­си­я­лә­ре - 7, 1 ап­рель­дән та­гын бер­ни­чә про­цент­ка ар­та. Бу хез­мәт пен­си­я­лә­ре алу­чы­лар өчен (алар ра­йон­да 4021 ке­ше) сө­е­неч­ле хә­бәр. Ра­йон­ның РПФ бү­ле­ген­дә хә­бәр итү­лә­рен­чә, 1 фев­раль­гә чак­лы хез­мәт пен­си­я­се­нең ур­та­ча кү­лә­ме 7380 сум бул­са, ул хә­зер 7897 сум тәш­кил итә­чәк, ә 1 ап­рель­дән ул та­гы да ар­та­чак. Мон­нан тыш, 1 ап­рель­дән дәү­ләт пен­си­я­лә­ре­нең 14 про­цент­ка ар­туы кө­те­лә, бу төр пен­си­я­не ра­йон­да 374 ке­ше ала, шу­лай ук су­гыш ве­те­ран­на­ры, су­гыш­чан хә­рә­кәт­ләр­дә кат­на­шу­чы­лар һәм ин­ва­лид­лар­га ай са­ен би­ре­лә тор­ган тү­ләү­ләр (ЕДВ) 6 про­цент­ка ар­та. -Уз­ган ел ра­йон­да пен­си­я­ләр һәм ЕДВ тү­ләү­ләр өчен 388 млн. сум­нан ар­тык ак­ча то­тыл­ды, - дип сөй­ли РПФ бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ли­лия Хи­ра­җе­ва. - Бы­ел исә бар­лык өс­тә­мә­ләр­не исәп­кә алып бу мак­сат­лар­га та­гын бер­ни­чә дис­тә мил­ли­он сум ак­ча ар­тык то­ты­ла­чак.

Ка­ты су­ык­лар кө­те­лә

Төнь­як ан­ти­цик­ло­ны йо­гын­ты­сы­на бәй­ле рә­веш­тә бү­ген­ге­се көн­нән баш­лап ат­на ахы­ры­на чак­лы 37 гра­дус­ка чак­лы ка­ты су­ык­лар кө­те­лә. Шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә га­дәт­тән тыш хәл­ләр һәм ва­кый­га­лар ки­леп чы­гу их­ти­ма­лы да ар­та­чак. Бар­лык хез­мәт­ләр­гә (рай­газ, РЭС, РҮХ, ТКХ, ян­гын са­гы хез­мә­те) ал­дан кү­рел­мә­гән ва­кый­га­лар­га әзер бу­лыр­га, ав­то­ма­ши­на­лар бе­лән за­рур­лык бул­ма­ган­да юл­га чык­мас­ка, ха­лык­ка озак­лап урам­да йөр­мәс­кә ки­ңәш ите­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X