Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңалыклар 13 гыйнвар 2012 ел

    Бәйрәм белән! 12 гыйн­вар­да бил­ге­ләп үте­лү­че һө­нә­ри бәй­рәм - РФ про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не уңа­ен­нан му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең җир­ле бү­ле­ге сә­я­си со­ве­ты сек­ре­та­ре Вя­чес­лав Коз­лов һәм баш­кар­ма ко­ми­те­т җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов бар­лык про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­рен бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар. Кот­лау­да про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре ал­дын­да мө­һим һәм җа­вап­лы бу­рыч­лар то­ра, алар ха­ки­ми­ят­нең...

    Бәйрәм белән!

    12 гыйн­вар­да бил­ге­ләп үте­лү­че һө­нә­ри бәй­рәм - РФ про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не уңа­ен­нан му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең җир­ле бү­ле­ге сә­я­си со­ве­ты сек­ре­та­ре Вя­чес­лав Коз­лов һәм баш­кар­ма ко­ми­те­т җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов бар­лык про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­рен бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар.

    Кот­лау­да про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре ал­дын­да мө­һим һәм җа­вап­лы бу­рыч­лар то­ра, алар ха­ки­ми­ят­нең вә­кил­лек­ле һәм баш­кар­ма ор­ган­на­ры, җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры, предп­ри­я­тие, уч­реж­де­ние, оеш­ма һәм ва­зый­фаи зат­лар, шу­лай ук ком­мер­ция оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре та­ра­фын­нан за­кон­нар­ның үтә­ле­шен кү­зә­тә­ләр һәм тик­ше­рә­ләр, дип бил­ге­ләп үте­лә. Про­ку­ра­ту­ра та­гын җи­на­ять­ләр­не тик­ше­рү бе­лән мәш­гуль һәм суд­та дәү­ләт га­еп­лә­вен хуп­лый.

    Кот­лау­да хез­мәт­кәр­ләр­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, шәх­си тор­мыш­ла­рын­да бә­хет, дәү­ләт мән­фә­гать­лә­рен һәм граж­дан­нар­ның хо­кук­ла­рын як­лау эшен­дә нык­лык һәм кат­гый­лык күр­сә­тү­лә­ре те­лә­нә.

    Хез­мәт­лә­рен хөр­мәт­ләп

    ТР Пре­зи­ден­ты ука­зы ни­ге­зен­дә Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­ны "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы" ҖЧҖ­нең Шах­май бү­лек­чә­сен­дә ма­ши­на бе­лән сы­ер са­ву опе­ра­то­ры бу­лып эш­ләү­че ГА­РИ­ФУЛ­ЛИ­НА Ра­хи­лә Мак­сум кы­зы­на "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган тер­лек­че­се" ди­гән мак­тау­лы исем би­рел­гән.

    Р.М. Га­ри­фул­ли­на­ны ла­ек­лы бү­лә­ге бе­лән кот­лый­быз, аңа нык­лы сә­ла­мәт­лек һәм га­и­лә бә­хе­те те­ли­без.

    Кыс­ка срок­лы ял­да

    Му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов 9 гыйн­вар­дан 19ына чак­лы кыс­ка срок­лы ял­да бу­ла­чак. Ра­йон баш­лы­гы ва­зый­фа­сын баш­ка­ру эше ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов­ка йөк­лән­гән

    Эш­лек­ле ат­на

    Ра­йон үзә­ге предп­ри­я­ти­е­лә­ре һәм уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре бе­лән ат­на са­ен үт­кә­ре­лә тор­ган пла­нер­ка­да кай­бер мәсь­ә­лә­ләр ка­рал­ды. Аны ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов үт­кәр­де.

    Яңа ел бәй­рәм­нә­ре ва­кы­тын­да ра­йон­да га­дәт­тән тыш ва­кый­га­лар бул­ма­ган, һа­ва шарт­ла­ры да уңай бул­ды.

    Ри­нат Фә­са­хов бы­ел­гы­сы ел­да да ра­йон­да "То­рак­ка ка­пи­таль ре­монт", "Чис­та су", "АПК прог­рам­ма­сы бу­ен­ча то­рак тө­зү", "Су­гыш ве­те­ран­на­ры­на һәм һә­лак бул­ган­нар­ның тол кал­ган ха­тын­на­ры­на то­рак тө­зү" прог­рам­ма­ла­ры бу­ен­ча эш­ләр дә­вам ит­те­ре­лә­чәк, "Мәк­тәп­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт" дип атал­ган яңа прог­рам­ма эш­ли баш­ла­ды (без­дә 7 млн. сум­га якын­лык 4 мәк­тәп ре­монт­лау план­лаш­ты­ры­ла), дип билгеләп үтте.

    Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се шу­лай ук то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­ләр­не җыю, кар­дан арын­ды­ру, юл­лар­ны һәм тро­ту­ар­лар­ны чис­тар­ту, хок­кей тарт­ма­ла­ры эш­лә­ве ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә­ләр­гә дә ка­гыл­ды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: