Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңалыклар 13 гыйнвар 2012 ел

    Ра­йон бү­ләк­лә­ре Ра­йон электр чел­тәр­лә­ре хез­мәт­кәр­лә­ре ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр. Күпь­ел­лык на­мус­лы хез­мәт­лә­ре, ягу­лык-энер­ге­ти­ка комп­лек­сын үс­те­рү­гә зур өлеш кер­тү­лә­ре өчен һәм һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре - Энер­ге­тик­лар кө­не уңа­ен­нан бү­лү чел­тәр­лә­рен эксп­лу­а­та­ци­я­ләү бу­ен­ча элект­ро­мон­тер­лар А.В. Сус­лов һәм С.М. Ло­сев гра­мо­та­га ла­ек бул­ды­лар. 10 көнгә - 4 са­бый Яңа ел­ның бе­рен­че...

    Ра­йон бү­ләк­лә­ре

    Ра­йон электр чел­тәр­лә­ре хез­мәт­кәр­лә­ре ра­йон баш­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр.

    Күпь­ел­лык на­мус­лы хез­мәт­лә­ре, ягу­лык-энер­ге­ти­ка комп­лек­сын үс­те­рү­гә зур өлеш кер­тү­лә­ре өчен һәм һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре - Энер­ге­тик­лар кө­не уңа­ен­нан бү­лү чел­тәр­лә­рен эксп­лу­а­та­ци­я­ләү бу­ен­ча элект­ро­мон­тер­лар А.В. Сус­лов һәм С.М. Ло­сев гра­мо­та­га ла­ек бул­ды­лар.

    10 көнгә - 4 са­бый

    Яңа ел­ның бе­рен­че ун кө­нен­дә РҮХ-нең ту­ды­ру бү­ле­ген­дә 4 са­бый: 3 кыз һәм 1 ма­лай дөнь­я­га кил­де.

    РҮХ-дә са­ни­тар­ка бу­лып эш­ләү­че Нә­фи­сә Сә­ла­хо­ва­ның 2 гыйн­вар­да кы­зы ту­ды (бу алар га­и­лә­сен­дә икен­че ба­ла), 6 һәм 9 гыйн­вар­да Оль­га Шиш­ки­на бе­лән Ди­нә Мөх­си­но­ва (бу аның бе­рен­че ба­ла­сы) кыз ба­ла тап­ты­лар, ә 10 гыйн­вар­да бе­рен­че малай - Ту­был­гы Тау­дан Гөл­си­нә Крас­но­пе­ро­ва­ның 4200 грамм авыр­лык­та улы (алар га­и­лә­сен­дә икен­че ба­ла) ту­ды.

    По­со­бие кү­лә­ме арт­ты

    2012 ел­ның гыйн­ва­рын­нан баш­лап мә­ет җир­ләү­гә би­ре­лә тор­ган по­со­бие кү­лә­ме арт­ты, хә­зер ул 4515 сум 60 ти­ен тәш­кил итә.

    Ва­фат бул­ган эш­лә­мәү­че пен­си­о­нер­ны җир­ләү­гә по­со­бие алу (тү­ләү) ту­рын­да га­ри­за РПФ бүл­ге­нә би­ре­лә, бу оч­рак­та мө­рә­җә­гать итү­че­нең пас­пор­ты, аның ими­ни­ят та­нык­лы­гы, ва­фат бу­лу ту­рын­да та­нык­лык, үлем ту­рын­да бе­леш­мә һәм аның хез­мәт ке­нә­гә­се күр­сә­те­лер­гә ти­еш. Җир­ләү­гә по­со­бие алу (тү­ләү) өчен га­ри­за бе­лән пен­си­о­нер ва­фат бул­ган­нан соң 6 ай дә­ва­мын­да мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк.

    Туй­лар күб­рәк - ба­ла­лар аз

    2011 ел­да ра­йон­да 70 пар ни­ках­лаш­кан, ә 2010 ел­да бу сан бер пар­га аз­рак бул­ган. Аның ка­ра­вы 2010 ел­да - 146, 2011 ел­да 124 ба­ла ту­ган. 2011 ел­да ае­ры­лы­шу­чы­лар да арт­кан, 2010 ел­да 32 бул­са, 2011 ел­да 37 га­и­лә тар­кал­ган.

    2011 ел­да 220 ке­ше ба­кый­лык­ка күч­кән (2010 ел­да - 239).

    БЕЛ­ДЕ­РҮЕ

    Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны тер­ри­то­ри­аль сай­лау ко­мис­си­я­се Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­тын сай­лау­лар бу­ен­ча 2305-2331 нче но­мер­лы сай­лау учас­ток­ла­ры­ның учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре сос­та­вы­на кан­ди­да­ту­ра­лар күр­сә­тү бу­ен­ча тәкъ­дим­нәр ка­бул ите­лү­ен игъ­лан итә.

    Учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре сос­та­вы­на бил­ге­лә­нү өчен кан­ди­да­ту­ра­лар бу­ен­ча тәкъ­дим­нәр­не 2012 ел­ның 13 гыйн­ва­рын­нан алып 15 көн дә­ва­мын­да Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны тер­ри­то­ри­аль сай­лау ко­мис­си­я­се­нә Яңа Чиш­мә авы­лы, Со­вет ур., 80 нче йорт ад­ре­сы бу­ен­ча көн са­ен сә­гать 8.00дән 17.00га чак­лы, шим­бә көн­нә­рен­дә 8.00дан 12.00гә чак­лы тап­шы­рыр­га бу­ла.

    Бе­леш­мә­ләр алу өчен те­ле­фон: 2-22-32, 2-32-32

    2 нче но­мер­лы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны тер­ри­то­ри­аль сай­лау ко­мис­си­я­се­нең 2012 ел­ның 11 гыйн­вар ка­ра­ры бе­лән Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­тын сай­лау­лар бу­ен­ча сай­лау учас­ток­ла­ры исем­ле­ге һәм 5шәр ке­ше­дән тор­ган учас­ток сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре сос­та­вы рас­лан­ган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: