Реклама
Район яңалыклары
Яңалыклар 14 декабрьгә 2011 ел
Эшлекле атна Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Яңа елга хәзерлекнең барышы турында сөйләде. Бу атнада планлаштырылган бөтен эшләрне эшләп бетерергә кирәк, диелде. Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин коррупциягә бәйле хокук бозулар...
Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Яңа елга хәзерлекнең барышы турында сөйләде. Бу атнада планлаштырылган бөтен эшләрне эшләп бетерергә кирәк, диелде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин коррупциягә бәйле хокук бозулар буенча республикада узган мониторинг нәтиҗәләре (тулырак алдагы санда басылачак) белән таныштырды.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова үткән Инвалидлар ункөнлеге турында мәгълүмат җиткерде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов "хәбәрдарлык тартмалары"ндагы хатларның эчтәлеге белән таныштырды (алар бар да контрольдә, җаваплары газетада басылачак), урамнарны яктырту һәм 2012 елның I яртыеллыгына газета-журналларга язылу (барышы) мәсьәләләренә кагылды.
Район үзәгендә - ярминкә
17 декабрьдә сәгать 10нан Яңа Чишмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла.
Ит, сөт ризыклары, яшелчә, бөртек, кош-корт һ.б. сатарга теләүчеләр ярминкәгә чакырыла.
Шулай ук чыршылар, чыршы уенчыклары, киез итекләр, балык, кипкән җиләк-җимеш, колбаса ише товарлар да сатылачак. Белешмәләр алу өчен тел.: 2-24-97
Үткән шимбәдә, 10 декабрьдә безнең район Казанның Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итте. Ярминкәдә 5 тонна ит, каз һәм үрдәк түшкәләре (20дән артык), май, сөт ризыклары (1, 2 млн. сумлык) сатылган.
Нефтьчеләр - балаларга
"Ритэк" нефть компаниясе безнең районда сәләтле балалар өчен яңа ел тамашасы үткәрәчәк.
Бәйрәм чарасы 19 декабрьдә сәгать 1гә билгеләнгән. Район мәдәният йортына районның барлык мәктәпләреннән 100 бала чакырылачак - алар: уку алдынгылары, спорт ярышларында һәм олимпиадаларда җиңү яулаучылар, шулай ук 118 нче ҺУдан иң яхшы укучылар. Яңа ел тамашасында республикабыз башкаласыннан килгән артистлар да катнашачак.
Пенсия фонды искәртә
ТР буенча РПФ бүлеге хәбәр итә: индивидуаль эшмәкәрләр һәм үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр (ялланып эшләүчеләре булмаган) агымдагы елның 31 декабренә чаклы 2011 ел өчен иминият взнослары түләргә тиешләр.
Хәбәрдарлык тартмалары
Декабрь башларында махсус комиссия хәбәрдарлык тартмаларыннан 5 хат алды.
Ноябрьдә РҮХ дә табиб-гинеколог булмауга кагылышлы хат алынган иде. Бу нисбәттән РҮХнең баш табибы Р.Н. Билаловтан 2011 елның 29 ноябрендә комиссиягә рәсми җавап алынды. Хатта болай диелгән: «2011 елның 1 ноябреннән РҮХнә Н.М. Усик акушер-гинеколог булып эшкә алынды. Бу тәҗрибәле, югары квалификацион категориягә ия табиб. Ул операцияләр дә ясый, хатын-кызлар консультациясендә авыруларны кабул итә һәм РҮХнең тудыру бүлегендә дә эшли».
Хәбәрдарлык тартмаларыннан хатларны чираттагы алу 2012 елның гыйнвар башларында булачак. Проблемаларыгыз булса һәм коррупциягә кагылышлы фактлар турында беләсез икән, языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев