Яңалыклар
Раштуа бәйрәме белән! 7 гыйнварда билгеләп үтелүче Раштуа бәйрәме алдыннан район халкын муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов котлады. Котлауда, бу христианнар өчен һәрчак нинди дә булса могҗиза өмет итү, яңарыш бәйрәме, ул күңел тынычлыгы табуга омтылыш...
Раштуа бәйрәме белән!
7 гыйнварда билгеләп үтелүче Раштуа бәйрәме алдыннан район халкын муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов котлады.
Котлауда, бу христианнар өчен һәрчак нинди дә булса могҗиза өмет итү, яңарыш бәйрәме, ул күңел тынычлыгы табуга омтылыш белән сугарылып, киләчәккә ышаныч һәм өметләр уята, дип билгеләп үтелә. Бу көн төрле уеннар, фольклор святкалары, сочельник, коляда, юраулар, күңел ачулар белән үрелеп үтә. Балалар да йорт саен йөреп котлау сүзләре ирештерәләр, кешеләр туганнарын, якыннарын искә алалар, садака тараталар. Ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәләр.
Котлауда һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, Раштуаның якты нурлары күңелләрегезне әле бик озак җылытып торсын, нык сәламәтлек, иминлек сезгә, дип билгеләп үтелә.
Семинарга чакырабыз
Пенсия фондына отчет тапшыру чоры башланыр алдыннан 12 гыйнварда сәгать 10 да хакимият бинасының зур залында традиция буенча иминиятләштерүчеләр белән семинар үткәреләчәк.
Семинарда белгечләр законнарда отчет бирү тәртибенә кагылышлы төп үзгәрешләрне аңлатачаклар, электрон формада дәүләт хезмәтләре Порталы аша күрсәтелә торган РПФ хезмәтләре белән таныштырачаклар. Семинарда катнашучылар оешмаларда пенсияне өстәмә финанслау Программасының тормышка ашырылу нәтиҗәләре, 2012 елның 1 июленнән үз көченә керүче үзгәрешләргә бәйле пенсия тупланмалары акчаларын түләү төрләре һәм алымнары турында мәгълүмат алачаклар.
Иминиятләштерүчеләр белән үзара хезмәттәшлек кысаларында алда торган эш тәртибе күрсәтелгән документларны күчерү (сканировать) һәм җибәрү механизмы өйрәтеләчәк. Сораулар туса, 2-26-97 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Полиция Кыш бабае
Район полицейскилары тарафыннан оештырылган Чыршы бәйрәмендә 40ка якын бала катнашты, монда алар әкияти тамашалардан байтак күңелле тәэсирләр, матур костюмнар өчен бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.
Бәйрәмгә полиция хезмәткәрләренең балалары, шулай ук ПДН да исәптә торучы гаиләләрнең балалары да чакырылган иде. Мондый акция полицейскилар өчен традициягә әверелде һәм бу тәрбияви әһәмияткә дә ия. Чыршыга килә алмаучылар өчен, "полиция Кыш бабае" 31 декабрь көнне кич белән район буйлап сәяхәт кылды һәм җинаятьләрне профилактикалау максатында 30 га якын уңышсыз гаиләләрнең өйләрендә булды, шулай ук аларның балаларына тәм-томнар салынган пакетлар өләште. Әйтергә кирәк, район хакимияте полиция хезмәткәрләренең бу традициясен хуплап, тиешле сумманың яртысыннан артыграгын бүлеп биргән, ә калган өлешен РЭЭБ хезмәткәрләре үзләре түләгән.
Каникулда - "Раздолье"га
Аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗ гаиләләрдәге 15 бала кышкы каникулда Чистайдагы "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү лагерында ял итәчәк.
Аларга юлламалар ТР социаль яклау министрлыгы линиясеннән бирелгән. Балалар лагерьга кичә махсус бүлеп бирелгән автобуста киттеләр. Лагерьда узачак 9 көн буена алар менә дигән итеп ял итәчәкләр һәм иң озын өченче чирек алдыннан яңа көч җыячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев