Яңалыклар 16 декабрьгә 2011 ел
Металл кою цехы ачылды Үзмәшгульлек программасы буенча район хакимияте, Мәшгульлек үзәге һәм Чистай шәһәренең "Яңа технологияләр" ҖЧҖ ярдәме белән Яңа Чишмәдә металл кою цехы ачылды. Ул элек кулланышта булган детальләрне эретеп, химик состав параметрларын контрольдә тотып металл кою белән шөгыльләнәчәк. Цехта 20 эш урыны булдырылган. Цех елына 480 тонналап металл...
Металл кою цехы ачылды
Үзмәшгульлек программасы буенча район хакимияте, Мәшгульлек үзәге һәм Чистай шәһәренең "Яңа технологияләр" ҖЧҖ ярдәме белән Яңа Чишмәдә металл кою цехы ачылды.
Ул элек кулланышта булган детальләрне эретеп, химик состав параметрларын контрольдә тотып металл кою белән шөгыльләнәчәк. Цехта 20 эш урыны булдырылган. Цех елына 480 тонналап металл коер дип көтелә. Бүгенгесе көнгә беренче 15 тонна металл эретеп коелган. Төп заказчы - "Яңа технологияләр" ҖЧҖ. Хәзергесе вакытта кыру остаханәсен файдалануга тапшыру буенча оештыру эшләре дә алып барыла, аның өчен төп чимал булып металл кою цехы продукциясе торачак.
Талантлар планетасы
Яр Чаллыда булып үткән "Без бергә булганда" дип аталган балалар иҗаты Халыкара конкурс-фестивалендә Яңа Чишмә балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр дә катнашты. "Инструменталь музыка. Гитара» номинациясендә Даша Павлухина II дәрәҗә лауреат булды һәм фестиваль кубогын алды. "Шешминка" бию ансамбле "Эстрада биюе" номинациясендә I дәрәҗә Дипломант булды. Конкурс-фестиваль "Талантлар планетасы" фонды кысаларында үтә.
Эшмәкәрләр семинары
Үткән җомгада район башкарма комитетында ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Аларны кулланучылар базарын сыйфатсыз продукцияләрдән саклауда законнардагы яңалыклар белән таныштырдылар.
Кулланучыны сыйфатсыз продукцияләрдән саклау семинарның төп темасы иде. Семинарда кулланучыга товар турында информация ясауда гадәти тәртип бозулар, товарны ялганлап күрсәтү, продукциянең милли системада һәм Таможня союзы кысаларында мәҗбүри сертификацияләү һәм декларация ясау формасында билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиешлеге турында фикер алыштылар. "РСМЦ "Тест-Татарстан" ЯАҖ директоры урынбасары һәм кулланучылар информациясе буенча белгеч шушы темалар буенча доклад белән чыгыш ясадылар. Моннан тыш, сәүдә предприятиеләрендә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкогольле продукция сату өлешендә законнарны үтәү мәсьәләсе дә каралды.
Шугалакка килегез
Бүген, 16 декабрьдә, БЯСМ тимераякта шуарга яратучыларны район үзәгендә кичке сәгать 6га (18.00) сезон ачылу тантанасына чакыра. Бәйрәмдә музыка һәм фейерверк та булачак.
Шулай ук хоккей командаларының тренировка расписаниесе дә билгеләнгән. Кечкенә төркем спортчылары һәр көнне 15.00 сәгатьтән 17.00га чаклы, зурлардан торган хоккей командалары 17.30дан 19.00 га кадәр шөгыльләнәчәк.
Шугалакта йөрергә яратучылар өчен шугалак кичке 19.00дан 21.00 сәгатькә чаклы ачык булачак.
Йорт янган
14 декабрьдән 15енә каршы төндә Черемухово Бистәсендә янгын булган:
А.Г. Артаманованың агач йорты янган. Янгын вакытында 70 яшьлек хуҗа хатын үзе дә зыян күргән, чөнки янгын ул йоклаган вакытта, төнлә булган. Зыян күрүчене РҮХгә алып килгәннәр.
- Ул йорт-җирсез калмаячак, без күбәү, аның турында кайгыртачакбыз, - дип хәбәр иттеләр аның туганнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев