Яңалыклар 18 гыйнварга 2012 ел
Диспетчерлык хезмәте булдырылган Районда 01 телефоны базасында бердәм диспетчерлык хезмәте оештырылган. Әлеге хезмәт яңадан үзгәртеп корылган янгын сагы бинасында урнашкан. Бердәм диспетчерлык хезмәте өчен кирәкле җиһазлар һәм бинаны ремонтлау өчен акча район һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән иде. Дүрт диспетчер график буенча тәүлек әйләнәсе кизү тора. Район территориясендә кәрәзле телефоннан...
Диспетчерлык хезмәте булдырылган
Районда 01 телефоны базасында бердәм диспетчерлык хезмәте оештырылган. Әлеге хезмәт яңадан үзгәртеп корылган янгын сагы бинасында урнашкан. Бердәм диспетчерлык хезмәте өчен кирәкле җиһазлар һәм бинаны ремонтлау өчен акча район һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән иде. Дүрт диспетчер график буенча тәүлек әйләнәсе кизү тора. Район территориясендә кәрәзле телефоннан төрле һәлакәтләр булганда (ЮТҺ, янгын һ.б.) 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Сезнең чакыру буенча коткаручылар оператив төстә киләчәкләр һәм ярдәм итәчәкләр.
Комиссия утырышы
12 гыйнварда авыл җирлекләре Советы секретарьлары, бухгалтерлары, оешма һәм учреждение бухгалтерлары катнашында Яңа Чишмә муниципаль районының берләштерелгән бюджетының үз керемнәре үсешен тәэмин итү буенча ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Комиссиянең 2011 елдагы эше турында мәгълүмат тыңланды. Узган елда берләштерелгән бюджетка 100 мең сумнан артык күләмдә үз салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, бу 2010 елгы дәрәҗәдән 17 процентка артык. Салымнар буенча недоимкалар кимегән, физик затларның керемнәренә салынган салым 33 процентка арткан. Комиссиянең эше канәгатьләнерлек дип табылган.
БДИ биреп карадылар
Районда югары сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары биреп карадылар. Менә аның нәтиҗәләре: рус теленнән 120 укучының 115е имтихан биргән, уртача балл - 32,7 - бу мөмкинлекнең яртысыннан бик азга гына зуррак. Архангел, Петропавел, Чаллы Башы, Волчья Бистәсе урта мәктәпләре әйбәт нәтиҗә күрсәткәннәр. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре (ГИА) уртачадан түбән, 42 балл (мөмкинлек) урынына 20,5 балл җыелган.
Футболга чакырабыз
Шимбә көнне, 21 гыйнварда "Олимп" УСЗда Аксубай, Болгар, Әлки, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары командалары катнашында ир-атлар арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә зона уеннары оештырылачак. Уеннар сәгать 11дә башлана. Безнең футбол командасы сәгать 12дә Болгар җыелма командасы һәм 14.00 сәгатьтә Аксубай җыелма командасы белән уйнаячак. Футбол яратучыларны спортчыларыбызны яклап, көч биреп торырга чакырабыз.
Ярыштылар
Мәктәп каникуллары көннәрендә Яңа Чишмәдәге хоккей мәйданчыгында районның 4 торак пунктыннан яшь хоккейчылар арасында иптәшләрчә уеннар узды. Чуаш Чабаксары хоккейчылары дружинасы җиңү яулады, яңачишмәлеләр - икенче, тубылгытаулылар - өченче, петропавеллылар - дүртенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев