Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңалыклар 20 гыйнвар 2012 ел

Яңа бил­ге­лә­нү Ра­йон баш­лы­гы ри­за­лы­гы һәм Рос­сия Сак­лык бан­кы­ның Чис­тай бү­ле­ге уп­рав­ля­ю­щие фәр­ма­ны бе­лән Сак­лык бан­кы­ның Яңа Чиш­мә өс­тә­мә офи­сы мө­ди­ре итеп ЗАЙ­ЦЕ­ВА Ма­рия Ни­ко­ла­ев­на бил­ге­лән­де. Ул 1989 ел­да Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә ту­ган, юга­ры бе­лем­ле, 2010 ел­да Ка­зан икъ­ти­сад, ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­ты­ның икъ­ти­сад фа­куль­те­тын тә­мам­ла­ган, бу эш­кә бил­ге­лән­гән­че шул ук...

Яңа бил­ге­лә­нү

Ра­йон баш­лы­гы ри­за­лы­гы һәм Рос­сия Сак­лык бан­кы­ның Чис­тай бү­ле­ге уп­рав­ля­ю­щие фәр­ма­ны бе­лән Сак­лык бан­кы­ның Яңа Чиш­мә өс­тә­мә офи­сы мө­ди­ре итеп ЗАЙ­ЦЕ­ВА Ма­рия Ни­ко­ла­ев­на бил­ге­лән­де. Ул 1989 ел­да Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә ту­ган, юга­ры бе­лем­ле, 2010 ел­да Ка­зан икъ­ти­сад, ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­ты­ның икъ­ти­сад фа­куль­те­тын тә­мам­ла­ган, бу эш­кә бил­ге­лән­гән­че шул ук банк­та конт­ро­лер-кас­сир бу­лып эш­лә­де. Әле­гә чак­лы бу ва­зый­фа­ны баш­кар­ган С.О. Ар­темь­е­ва дек­рет ялы­на ки­тү сә­бәп­ле, шәх­си га­ри­за­сы ни­ге­зен­дә эш­тән азат ител­де.

Сөт са­ту ар­та

Мал­лар­ны әй­бәт ка­ра­ган­га һәм ти­е­шен­чә ашат­кан­га ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да сөт са­ту ар­та, ул 2011 ел­га ка­ра­та 126 про­цент тәш­кил итә (9,3 тон­на­дан ар­тык сөт күб­рәк тап­шы­ры­ла).

"С­ко­ков Н.А.", "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ, "Та­тарс­тан" а/ф-ның Ту­был­гы Тау бү­лек­чә­се ал­дын­гы­лар са­фын­да. Соң­гы ат­на­да "Ар­хан­гельс­ко­е", "Са­вель­ев А.А." һәм "Вә­ли­ев Ф.Р." КФХ сөт са­ту­ны шак­тый арт­тыр­ды­лар.

Сайлап алына

2012 елның 25 гыйнварында көндезге сәгать 2дә Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йортта Башкарма комитетның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегендә (тел. 2-30-31) "Торак-коммуналь хуҗалыкка реформа ясауга булышлык күрсәтү фонды турында"гы Федераль закон (25.07.2007, №185-ФЗ) программасы буенча күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча подряд оешмаларын сайлап алу була.

Чи­рат­та­гы ко­ман­ди­ров­ка

Рос­сия ЭЭМ бо­е­ры­гы ни­ге­зен­дә, 2012 ел­да Со­чи­да көз­ге-кыш­кы се­зон­да­гы ярыш­лар­га әзер­лә­нү һәм үт­кә­рү­дә тәр­тип һәм җә­мә­гать кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тәэ­мин итү бу­ен­ча бу­рыч­лар­ны үтәү йө­зен­нән, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­нан Ад­лер шә­һә­ре­нә 300дән ар­тык ке­ше­дән тор­ган ике от­ряд оеш­ты­ры­ла­чак һәм җи­бә­ре­лә­чәк. От­ряд­лар сос­та­вы­на Рос­сия ЭЭМ­ның "Че­рем­шанс­кий" му­ни­ци­паль­а­ра бү­ле­ге­нең по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре дә ке­рә­чәк. 20 гыйн­вар­да по­ли­ци­я­нең учас­ток упол­но­мо­чен­ные, по­ли­ция лей­те­нан­ты Сер­гей Ка­ша­ев, мах­сус ка­бул итү бүл­мә­сен­дә эш­ләү­че по­ли­ци­я­нең өл­кән сер­жанты Игорь Со­ро­кин һәм ва­кыт­лы­ча то­ту изо­ля­то­рын­да хез­мәт итү­че по­ли­ци­я­нең өл­кән сер­жанты Ра­мил Са­фин 3 ай­га хез­мәт ко­ман­ди­ров­ка­сы­на ки­тә­чәк­ләр.

Ки­тәр ал­дын­нан по­ли­ци­я­нең бү­лек на­чаль­ни­гы, пол­ков­ник Ф.Ф. Мин­га­зов әле­ге хез­мәт­кәр­ләр­гә хез­мәт­не на­мус­лы һәм про­фес­си­о­наль төс­тә баш­ка­ру­ла­рын, ку­ел­ган бу­рыч­лар­ны на­мус бе­лән үтәп, өй­лә­ре­нә исән-сау әй­лә­неп кай­ту­ла­рын те­лә­де.

Эш суд­та

2011 ел­ның де­кабрь аен­да исе­рек ки­леш по­ли­ция хез­мәт­кә­ре­нә һө­җүм ит­кән өчен кул­га алын­ган гр. З. суд кар­шын­да җа­вап то­та­чак.

Яңа Чиш­мә ЭЭБ-нең ки­зү то­ру бү­ле­ген­дә бул­ган гр. З., үзе­нең га­мәл­лә­ре­нең на­чар бул­га­нын бе­лә то­рып, по­ли­ция участ­ко­вые М.ның ба­шы­на 2 мәр­тә­бә йод­ры­гы бе­лән су­га, нә­ти­җә­дә по­ли­ция хез­мәт­кә­ре фи­зик авыр­ту һәм трав­ма ала. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та эш суд­ка җи­бә­рел­гән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X