Яңалыклар 2012 елның 3 февраленнән
Яхшы чыгыш ясадылар Үткән атнада район башлыгы призына Чирмешәндә уздырылган милли көрәш буенча районара ярышларда безнең яшь көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләребез 6 команда арасында икенче гомумкоманда урыны яуладылар. Түбәндәге авырлык үлчәмнәрендә егетләр беренче урынны яуладылар: 45 кг - Дилүс Нуртдинов, 55 кг - Ленар Миннебаев, 70 кг-нан артык -...
Яхшы чыгыш ясадылар
Үткән атнада район башлыгы призына Чирмешәндә уздырылган милли көрәш буенча районара ярышларда безнең яшь көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләребез 6 команда арасында икенче гомумкоманда урыны яуладылар. Түбәндәге авырлык үлчәмнәрендә егетләр беренче урынны яуладылар: 45 кг - Дилүс Нуртдинов, 55 кг - Ленар Миннебаев, 70 кг-нан артык - Раил Заһретдинов. Икенче урында: 40 кг - Динар Миннебаев, 65 кг-га чаклы - Ранис Мифтахетдинов, 70 кг-га чаклы - Рәмзил Лотфуллин. Егетләрне Шахмай урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Мифтахетдинов өйрәтә. Яшь көрәшчеләрне уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.
Комиссия утырышы
Үткән җомгада муниципаль район Советы бинасында Яңа Чишмә муниципаль районының берләштерелгән бюджетының үз керемнәре үсешен тәэмин итү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышка физик затлар кеременә булган салымнар буенча бурычлы 9 шәхси эшмәкәр чакырылган иде. 4 эшмәкәр буенча бурычларны түләттерү графигы төзелгән. "Мелиоратор" ҖЧҖ буенча 15 февральгә чаклы 95 мең сум бурычны түләттерү турында карар чыгарылган.
Тәртип бозулар ачыкланган
Россельхознадзор Идарәсе белгечләре тарафыннан "Суворов А.С." КФХын планлы тикшерү барышында тупас тәртип бозулар ачыкланган. Хуҗалыкта сортларын һәм чәчү сыйфатын раслаучы документлар булмаган 10 тонна арпа орлыгы саклауга куелган, ә шикле көзге бодай орлыклары инде чәчелгән. Хуҗалык башлыгы җаваплылыкка тартылган, аңа тәртип бозуны бетерү турындагы күрсәтмә (боерык) бирелгән. Шуңа охшаш тәртип бозулар (орлыклык материалларга тиешле документлары булмаган) башка фермер хуҗалыкларда да бар. Якын араларда әлеге мәсьәлә буенча тәртип булдырырга кирәк, шулай итмәгәндә ахыры штраф белән тәмамланырга мөмкин.
ышаныч телефоны эшли
30 гыйнвардан "Аҗаган" яшүсмерләр клубы базасында райондагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Балалар ышаныч телефоны" эшли башлады. Хәзер гаиләдә низаг килеп чыккан очракта һәр бала аноним рәвештә белгечтән психологик ярдәм ала ала һәм аның мөрәҗәгате сер булып кала (гарантияләнә). Мондый ярдәмнең максаты - гаиләне ныгытуга булышлык итү, гаиләдә уңышсызлыкка, стресска, балаларның һәм яшүсмерләрнең кәефсезләнүенә (суицидка тартылуга) юл куймау, балаларның хокукларын яклау. "Балалар ышаныч телефоны"ның номеры - 89520406445
Яңа көн - яңа хәбәр
Сишәмбе көнне район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә юл куймау буенча комиссия утырышы булып узды. Утырышта 2011 елда алкогольле продукция сатуга йомгак ясалды. Ел буена 29,3 мең декалитр алкогольле продукция сатылган, бу 2010 елда сатылган дәрәҗәдән 3 процентка күбрәк (республика буенча алкогольле продукция сату бер елда 1 процентка кимегән). Утырышта 2012 елга комиссиянең эш планы расланды
Уңган терлекчеләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына таянып, без бүген 2012 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча машина белән сыер савучы уңган операторларның исемнәрен атыйбыз.
20 тоннадан артык сөт сауган оператор-савымчылар:
Валентина КОРНЕВА, "Кулон" агрофирмасы" ҖЧҖ, 20 тонна.
15-20 тонна сөт сауган оператор-савымчылар:
Наилә ИЛАЛОВА, "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсе, 17,3 т;
Фәнүсә ӘБЕЛКӘРАМОВА, "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе, 16,9 т;
Саодат ХАМРОБАЕВА, "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсе, 16,5 т;
Гөлфирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, "Татарстан" а/ф-ның Шахмай бүлекчәсе, 16,2 т.
12-15 тонна сөт сауган оператор-савымчылар:
Валентина НИКИФОРОВА, "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе, 14,9 т;
Елена МУРЗИНА, "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе, 14,6 т;
Фәүзия МИННЕБАЕВА, "Садыйков М.Х." КФХ, 14,1 т;
Светлана УРЯДНИКОВА, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, 13,6 т;
Татьяна БЕСПАЛОВА, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, 13,6 т;
Валентина ПОВАРНИЦИНА, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, 13,5 т;
Гөлүсә ШӘЙХЕТДИНОВА, "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе, 13,5 т;
Раиса БАНЦЫРЕВА, "Кулон" агрофирмасы" ҖЧҖ, 13,4 т;
Татьяна СОЛОВЬЕВА, "Зубов В.В." КФХ, 13,4 т;
Анна МАКАРОВА, "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе, 13,4 т;
Зәкия ТӨХВӘТУЛЛИНА, "Татарстан" а/ф-ның Чаллы Башы бүлекчәсе, 13,1 т;
Алсу ӘХМӘТШИНА, "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе, 12,9 т;
Резедә ХӘЛИЛОВА, "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе, 12,7 т;
Гөлфия ӘХМӘТҖАНОВА, "Татарстан" а/ф-ның Чертуш бүлекчәсе, 12,7 т;
Розалия РӘХМӘТУЛЛИНА, "Садыйков М.Х." КФХ" 12,6 т;
Фәния ГИНИАТУЛЛИНА, "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе, 12 т.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев