Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңалыклар 21 декабрьгә 2011 ел

    Бәйрәм белән, энергетиклар! Ел са­ен, 22 де­кабрь­дә бил­ге­ләп үте­лә тор­ган бәй­рәм - Энер­ге­тик­лар кө­не уңа­ен­нан му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең җир­ле бү­ле­ге сә­я­си со­ве­ты сек­ре­та­ре Вя­чес­лав Коз­лов һәм ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов шу­шы тар­мак хез­мәт­кәр­лә­рен бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар. Кот­лау­да, хә­зер­ге­се за­ман­да электр энер­ги­я­сен­нән, ут­тан һәм без­нең тор­мы­шы­быз­ны...

    Бәйрәм белән, энергетиклар!

    Ел са­ен, 22 де­кабрь­дә бил­ге­ләп үте­лә тор­ган бәй­рәм - Энер­ге­тик­лар кө­не уңа­ен­нан му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм Рос­си­я" БСП-нең җир­ле бү­ле­ге сә­я­си со­ве­ты сек­ре­та­ре Вя­чес­лав Коз­лов һәм ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов шу­шы тар­мак хез­мәт­кәр­лә­рен бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар.

    Кот­лау­да, хә­зер­ге­се за­ман­да электр энер­ги­я­сен­нән, ут­тан һәм без­нең тор­мы­шы­быз­ны күп­кә җи­ңе­ләй­тү­че электр бе­лән эш­ләү­че көн­кү­реш җи­һаз­ла­рын­нан баш­ка яшәү­не (биг­рәк тә про­из­водст­во­ны) күз ал­ды­на да ки­те­реп бул­мый. Электр энер­ги­я­се кул­ла­ну ел­дан-ел ар­та ба­ра. Электр чел­тәр­лә­ре хез­мәт­кәр­лә­ре кул­ла­ну­чы­лар­ны электр энер­ги­я­се бе­лән өз­лек­сез тәэ­мин итеп то­ра­лар. "Э­нер­гос­быт" хез­мәт­кәр­лә­ре кул­лан­ган электр энер­ги­я­се өчен ак­ча­ның ва­кы­тын­да тү­лә­нү­е­нә да­и­ми конт­роль­лек итә, дип бил­ге­ләп үте­лә.

    Энер­ге­тик­лар­га авыр, кай­ва­кыт кур­кы­ныч та бул­ган хез­мәт­лә­рен­дә уңыш­лар, нык­лы сә­ла­мәт­лек, га­и­лә имин­ле­ге һәм бә­хет те­лә­нә.

    Эш­лек­ле ат­на

    Му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ра­йон үзә­ге предп­ри­я­ти­е­лә­ре һәм уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре бе­лән үт­кәр­гән пла­нер­ка­да кай­бер мәсь­ә­лә­ләр тик­ше­рел­де.

    Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ва­лен­ти­на Се­ме­няк Яңа ел­га хә­зер­лек­нең ба­ры­шы ту­рын­да сөй­лә­де. КМС за­во­ды, РҮХ, Мәш­гуль­лек үзә­ге, гим­на­зия һ.б. үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен әй­бәт би­зә­гән­нәр. Ут бе­лән би­зәү дә 2010 ел­да­гы­дан әй­бәт­рәк. Шу­шы көн­нәр­дә би­зә­леш­кә йом­гак яса­ла­чак.

    РПФ на­чаль­ни­гы Ли­лия Хи­ра­җе­ва бу­ла­чак пен­си­я­ләр­гә өс­тә­мә дәү­ләт яр­дә­ме прог­рам­ма­сы­ның ба­ры­шы, алар­ны арт­ты­ру алым­на­ры ту­рын­да сөй­лә­де.

    "К­рис­талл" ҖЧҖ ди­рек­то­ры Петр Нес­те­ров ком­му­наль тү­ләү­ләр­нең җы­е­лы­шы­на ана­лиз яса­ды, ул 95,2% тәш­кил итә, эш дә­вам итә, усал ни­ят­ле бу­рыч­лы граж­дан­нар бе­лән ае­рым эш алып ба­ры­ла.

    Сөт са­ту ар­та

    2010 ел бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да сөт 7 тон­на­га (122 про­цент) күб­рәк са­ты­ла.

    "Коз­лов В.В.", "Вә­ли­ев Ф.Р.", "Нур­ха­мә­тов З.М." КФХ, "И­ген­че" ҖЧҖ тә күр­сәт­кеч­ләр әй­бәт, "Са­дый­ков М.Х." КФХ, "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Чер­туш һәм Сос­нов­ка бү­лек­чә­лә­ре бу эш­тә ка­лы­ша­лар.

    Во­лей­бол­да - иң көч­ле­лә­ре

    17 де­кабрь­дә ра­йон­да 18 мәк­тәп ко­ман­да­сы ара­сын­да во­лей­бол бу­ен­ча ярыш­лар бу­лып үт­те.

    Егет­ләр­дән тор­ган 12 ко­ман­да "О­лимп" УСЗ­да, ә кыз­лар­ның 6 ко­ман­да­сы Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе спорт за­лын­да ярыш­ты. Җи­ңү өчен кө­рәш кич­ке 7гә ка­дәр бар­ды, нә­ти­җә­дә көч­ле­ләр дә ачык­лан­ды. Зи­рек­ле­ләр - бе­рен­че, Ле­ни­но ко­ман­да­сы - икен­че, Пет­ро­па­вел Бис­тә­се уку­чы­ла­ры - өчен­че бул­ды. Яшүс­мер­ләр тур­ни­рын­да Шах­май мәк­тә­бе җиң­де, Ле­ни­но - икен­че, Зи­рек­ле­ләр өчен­че урын­да. Әле­ге ко­ман­да­лар ти­еш­ле дә­рә­җә­дә­ге дип­лом­нар һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лән­де­ләр.

    Бер ат­на­га - ике су­и­цид

    Үт­кән ат­на­да ра­йон­да ике яшь ке­ше үз го­мер­лә­рен үз­лә­ре чик­лә­гән.

    Ра­йон үзә­ген­нән 22 яшь­лек А.ны һәм Ле­ни­но­дан 29 яшь­лек И.ны эл­мәк­кә ме­нәр­гә нәр­сә мәҗ­бүр ит­кән, бо­ла­рын тик­ше­рү ачык­лый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: