Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңалыклар 23 декабрьгә 2011 ел

    По­лик­ли­ни­ка­ның эш гра­фи­гы Яңа Чиш­мә РҮХ бар­лык яңа­чиш­мә­ле­ләр­не дә якын­ла­шып ки­лү­че Яңа ел бе­лән кот­лап, ба­ры­сы­на да исән­лек һәм бә­хет те­ли. Бәй­рәм көн­нә­рен­дә авы­рап ки­тү­че­ләр бул­са, та­биб­лар яр­дәм итә­чәк­ләр. По­лик­ли­ни­ка ул көн­нәр­дә ягъни, 2011 ел­ның 31 де­каб­рен­дә, 2012 ел­ның 3, 4, 5, 6 һәм 9 гыйн­вар көн­нә­рен­дә сә­гать 8дән 12гә...

    По­лик­ли­ни­ка­ның эш гра­фи­гы

    Яңа Чиш­мә РҮХ бар­лык яңа­чиш­мә­ле­ләр­не дә якын­ла­шып ки­лү­че Яңа ел бе­лән кот­лап, ба­ры­сы­на да исән­лек һәм бә­хет те­ли. Бәй­рәм көн­нә­рен­дә авы­рап ки­тү­че­ләр бул­са, та­биб­лар яр­дәм итә­чәк­ләр. По­лик­ли­ни­ка ул көн­нәр­дә ягъни, 2011 ел­ның 31 де­каб­рен­дә, 2012 ел­ның 3, 4, 5, 6 һәм 9 гыйн­вар көн­нә­рен­дә сә­гать 8дән 12гә чак­лы эш­ли. Хас­та­ха­нә исә га­дәт­и ре­жим­да эш­лә­я­чәк.

    Язы­лу тө­гәл­лә­нә

    "Шеш­минс­кая новь" һәм "Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" ра­йон га­зе­та­сы­на язы­лу тө­гәл­лә­нә. 21 де­кабрь­гә алын­ган мәгъ­лү­мат­лар­га ка­ра­ган­да, га­зе­та­быз­га 2700 абу­нә­че языл­ган. 2012 ел­ның бе­рен­че яр­ты­ел­лы­гы­на га­зе­та­га язы­лыр­га өл­гер­ми ка­лу­чы­лар­ны 28 де­кабрь­гә чак­лы элем­тә бү­лек­лә­рен­дә кө­теп ка­ла­лар.

    Яңа­лык­лар укы­гыз

    Хә­зер ра­йон тор­мы­шын­да­гы иң кы­зык­лы ва­кый­га­лар­ны Ин­тер­нет чел­тә­рен­дә­ге сайт­тан да ка­рар­га мөм­кин. Би­ре­дә яңа­чиш­мә­ле­ләр игъ­ти­ба­ры­на яңа­лык­лар би­те, урын­да­гы ва­кый­га­лар­дан фо­то­ре­пор­таж­лар тәкъ­дим ите­лә. Сайт­ка ке­рер өчен эз­ләү сис­те­ма­сын­да (Ян­декс) "Я­ңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йо­нын" гы­на та­ба­сы.

    Клуб тө­зе­лә­чәк

    2012 ел­да Ак­бү­ре авы­лын­да 280 урын­га исәп­лән­гән мә­дә­ни­ят йор­ты һәм 288 квад­рат метр мәй­дан­лы спорт за­лы тө­зү план­лаш­ты­ры­ла.

    За­каз би­рү­че "Баш ин­вес­ти­ция-тө­зе­леш ида­рә­се" ГКУ, ә под­ряд­чы "Ст­рой­сер­вис" ЯАҖ (җи­тәк­че­се Хә­лим Бил­да­нов) бу­ла­чак.

    Яңа ав­тос­тан­ция бу­ла­чак

    2012 ел­да Яңа Чиш­мә­дә Ле­нин ура­мын­да мо­дуль­ле ав­то­вок­зал тө­зү план­лаш­ты­ры­ла.

    Аның зур­лы­гы 180 кв. м бу­ла­чак. Кө­теп то­ру за­лы 30 ке­ше­гә исәп­лән­гән. Ана һәм ба­ла бүл­мә­се, са­ну­зел һәм баш­ка мө­һим бүл­мә­ләр бул­ды­ру күз­дә то­ты­ла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: