Яңалыклар 25 гыйнварга 2012 ел
Яңа билгеләнү ТРның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фәрманы белән ТР ГТХМ-ның Яңа Чишмә районы буенча вәкаләтләр бүлегенең әйдәп баручы консультанты итеп ШӘРИФУЛЛИН Сәмигулла Касыйм улы билгеләнде. Ул 1951 елны Яңа Чишмә районы Сөлчә Баш авылында туган, югары белемле, 1982 елны Казан ветеринария институтын тәмамлаган, бу эшкә билгеләнгәнче...
Яңа билгеләнү
ТРның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фәрманы белән ТР ГТХМ-ның Яңа Чишмә районы буенча вәкаләтләр бүлегенең әйдәп баручы консультанты итеп ШӘРИФУЛЛИН Сәмигулла Касыйм улы билгеләнде. Ул 1951 елны Яңа Чишмә районы Сөлчә Баш авылында туган, югары белемле, 1982 елны Казан ветеринария институтын тәмамлаган, бу эшкә билгеләнгәнче ТР Гражданнар оборонасының Түбән Кама филиалы уку үзәге начальнигы булып эшләгән.
Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин Екатерина АҖ учреждениеләрендә үткән тикшерү хакында сөйләде. Тикшерү барышында кайбер кимчелекләр ачыкланган - мәктәпнең спорт залында сеткалар, спорт секцияләре турында мәгълүмат юк, китапханәдә китаплар өчен стеллажлар кирәк. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру турында сөйләде (тәфсилләбрәк газетабызның киләсе саныннан укырсыз). Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлсинә Мөбәракшина мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар аш (ризык) белән тәэмин итүне оештыру турында сөйләде, балаларның 98%-ы туклана, продукция белән тәэмин итүчеләр (поставщиклар) аукцион буенча билгеләнә (аларның кайберләренә дәгъва да бар), яңа пешкән ипи белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Ул шулай ук БДИ-ны биреп карау нәтиҗәләре хакында сөйләде - Красный Октябрь, Ленино, Әдәмсә мәктәпләрендә математика буенча 11 сыйныф укучыларының хәзерлеге начар (канәгатьләнмәслек) булуы ачыкланган. Ә Архангел һәм Зирекле мәктәпләрендә нәтиҗәләр әйбәт. Район башлыгы район буенча 350гә якын респонденттан сораштыру нәтиҗәләре турында әйтеп үтте, алар азык-төлек һәм промышленность товарлары, көнкүреш хезмәтләре, дарулар белән тәэмин итү һ.б. буенча канәгать булуларын белдергәннәр (бу хакта тәфсилләбрәк киләсе атнада сөйләрбез), шулай ук хоккей мәйданчыклары, урамнарны яктырту һәм ирекле халык дружиналары эшенә кагылышлы мәсьәләләргә дә тукталды.
Район бүләкләре
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Яңа Чишмә районында үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш керткән өчен "Аҗаган" яшүсмерләр клубы директоры Габетдинова Гөлшат Габдулла кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сөт күбрәк сатылаРайон авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов ясаган информация буенча сөт 2011 ел дәрәҗәсенә карата 123 процент сатыла (8,5 тоннага күбрәк). "Скоков Н.А.", "Нурхамәтов З.М." КФХ, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ һәм "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе сөтне барыннан да күбрәк саталар. Зооветбелгечләр хәзер савым сыерларының физиологик торышына анализ ясыйлар.
Исәп-хисап ясамыйлар
Район авыл хуҗалыгы оешмаларына тапшырылган сөт өчен КМС заводының 5,2 млн. сум бурычы бар. Бөтен сәбәп шунда, сатып алучы - Яр Чаллы сөт комбинатының КМС заводына 8 млн. сумнан артык бурычы бар, дип билгеләп үтте КМС заводы директоры Федор Бурчин. Бу көннәрдә продукция өчен исәп-хисап мәсьәләсе "Вамин-Татарстан" җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев