Яңалыклар 27 гыйнвар 2012 ел
Куст киңәшмәсе 24 гыйнварда "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсендә район башлыгы Вячеслав Козлов, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм "Татарстан" Агрофирмасы " ҖЧҖ-нең барлык бүлекчәләре белгечләре катнашында терлекчелек буенча куст киңәшмәсе булып узган.Анда райондагы һәм агрофирма бүлекчәләрендәге терлекчелек торышы буенча агымдагы мәсьәләләр каралган. В.М. Козлов һәм идарә белгечләре тарафыннан Акъяр бүлекчәсе җитәкчелегенә һәм...
Куст киңәшмәсе
24 гыйнварда "Татарстан" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсендә район башлыгы Вячеслав Козлов, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм "Татарстан" Агрофирмасы " ҖЧҖ-нең барлык бүлекчәләре белгечләре катнашында терлекчелек буенча куст киңәшмәсе булып узган.Анда райондагы һәм агрофирма бүлекчәләрендәге терлекчелек торышы буенча агымдагы мәсьәләләр каралган. В.М. Козлов һәм идарә белгечләре тарафыннан Акъяр бүлекчәсе җитәкчелегенә һәм белгечләренә карата терлекләрне асрау һәм ашату технологияләре буенча дәгъвалар белдерелгән. Киңәшмә ахырында терлекчелектә алдагы чорга беренче чираттагы бурычлар билгеләнгән.
Бушлай юридик ярдәм
2012 елның 30 гыйнварында иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә (17.00) чаклы "Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү" проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районының нотариаль контора нотариусы А.Н. Скокова, ТР адвокатлар коллегиясе адвокатлары Ф.В. Иванов һәм Ф.Р. Хәйретдиновлар "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсе белән берлектә Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк. Юридик ярдәм алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Яңа Чишмә муниципаль район Советы, Совет ур., 80 нче йорт, 4 нче кат, "Бердәм Россия" җәмәгать кабул итү кабинеты. Язылу өчен телефон номеры: 2-30-21.
Бурычлар түләттерелә
Узган елда суд приставлары хезмәте коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү буенча эшне активлаштырды. 2011 елда суд приставлары хезмәтендә коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү турында (1 млн. 37 мең сумлык) 43 башкару эше бар иде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 30 башкару эше буенча 788 мең сум акча түләттерелгән. 2012 елда бүлек коммуналь хезмәтләр өчен 1 млн. сум күләмендәге бурычларны түләттерергә планлаштыра.
Тарифлар артмаячак
Ел башында коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре артмаячак. Гадәттә 1 гыйнвардан газга, электр энергиясенә, җылылык өчен тарифлар арта торган иде. 2012 елда беренче яртыеллык азагына чаклы бәяләр искечә калачак. 1 июльдән газга тарифлар 15 процентка, электр энергиясенә 6 процентка, җылылык, су һәм канализация өчен дә бераз артыр, дип көтелә.
Алдан язылу башлана
2012 елның 1 февраленнән икенче яртыеллыкка, 2012 елның I яртыеллыгындагы бәяләрдән "Татмедиа" ААҖ газеталарына һәм журналларына алдан язылу башлана.Фасыллар, йолалар, бәйрәмнәр
4 февральдә бөтендөнья мөселманнары олуг Мәүлид бәйрәмен - пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен билгеләп үтә. Бу көн бөтен мөселман мәмләкәтләрендә зур шатлык белән каршы алына. Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм рабигыль-әүвәл аеның 11 нче кичен 12 нче көненә (3 февральдән 4 февральгә каршы төн) бәйләгән төн уртасыннан соң Мәккә шәһәрендә туган. Ул нәкъ 63 ел яши һәм шул ук айның, шул ук көнендә вафат булган, ягъни Пәйгамбәребезнең туган вә үлгән көннәре бер үк көннәргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев