Яңалыклар 28 декабрьгә 2011 ел
Эшлекле атна Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин Акъяр АҖ-дә бюджет учреждениеләрен (мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, клуб, китапханә) тикшерү турында мәгълүмат җиткерде. Мәктәптә температура режимын үтәүгә, китапханәдә җиһаз җитмәүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәсе...
Эшлекле атна
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.
Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин Акъяр АҖ-дә бюджет учреждениеләрен (мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, клуб, китапханә) тикшерү турында мәгълүмат җиткерде. Мәктәптә температура режимын үтәүгә, китапханәдә җиһаз җитмәүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәсе бар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Яңа елга хәзерлек мәсьәләләренә тукталды, барлык учреждениеләрдә кизү торуны оештыру, юлларны, тукталышларны кардан чистарту, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләрен ассызыклады.
Мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Кирюшева һәм РМБ инспекторы Гөлфия Сираева яңа елдагы каникул чорында планлаштырылган чаралар турында сөйләделәр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов сөт хәзерләү барышы турында сөйләде. Барлык хуҗалыклар да сөтне узган елгы дәрәҗәдән күбрәк тапшыралар, район буенча 7 тоннага яки 2010 елга карата 121 процентка күбрәк.
РҮХ-нең эш графигы
Яңа Чишмә РҮХ барлык яңачишмәлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, барысына да сәламәтлек һәм бәхет тели.
Бәйрәм көннәрендә авырап китүчеләргә табиблар ярдәм итәчәк.
Поликлиника, ФАП, Зирекле хастаханәсе бәйрәм көннәрендә түбәндәге график буенча эшлиләр: 31 декабрь (2011), 3, 4, 5, 6, 9 гыйнвар (2012) көннәрендә иртәнге сәгать 8дән 12гә чаклы. Башка көннәрдә медицина ярдәме кирәксә, кабул итү бүлмәсенә (приемный покой) килергә мөмкин.
Стационар һәм "Ашыгыч ярдәм" хезмәте гадәти режимда эшли.
Конкурста җиңү
Үткән атнада Казанда "Татэнергосбыт" ААҖ-дә "Энергопартнер-2011" конкурсына йомгак ясалды.
Яңа Чишмәдәге "Кристалл" Идарәче компания "Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче" номинациясендә лауреат дип танылды. Җитәкчесе Петр Нестеров диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.
Торакка мохтаҗ яшь гаиләләр игътибарына
"Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында"гы ТР законы кысаларында исәптә торучыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә яңадан теркәү үтәргә кирәк. Яшьләр эшләре буенча бүлеккә яңадан теркәү үткән яшь гаиләләр исемлеген "ТР яшьләр төзелеш берләшмәсе" иҗтимагый оешмасына тапшырырга кирәк.
Файдалы сөйләшү
25 декабрьдә Тубылгы Тау авылы мәчетенә узып баручы елга нәтиҗәләр ясау максатыннан райондагы барлык 11 мәчетнең имам-хатыйблары җыелды.
Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов район мөхтәсибәте тарафыннан ел буена башкарылган эшләр, алдагы елга бурычлар турында хәбәр итте, барысын да Яңа ел белән котлады һәм имамнарга мөхтәсибәтнең рәхмәт хатларын һәм китаплар тапшырды.
Сый-нигъмәтләр куелган өстәл артында район мөхтәсибәте эшчәнлеге турында эшлекле сөйләшү алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев