Яңалыклар 30 декабрьгә 2011 ел
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Яңа Чишмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе районның барлык агропромышленность комплексы хезмәтчәннәрен Яңа 2012 ел белән котлый! Сезнең фидакарь хезмәтегез аркасында барлык төр продукция җитештерү дә узган ел дәрәҗәсенә карата арткан, терлек азыгы хәзерләүгә дә күп көч куелган, шуның белән җәмәгать терлекләренә кышлыкка азык запасы тупланган....
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!
Яңа Чишмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе районның барлык агропромышленность комплексы хезмәтчәннәрен Яңа 2012 ел белән котлый!
Сезнең фидакарь хезмәтегез аркасында барлык төр продукция җитештерү дә узган ел дәрәҗәсенә карата арткан, терлек азыгы хәзерләүгә дә күп көч куелган, шуның белән җәмәгать терлекләренә кышлыкка азык запасы тупланган. 2011 елда бөртекле һәм азык культураларын чәчүгә барлык хуҗалыклар да орлык белән тәэмин ителгән. Болар бар да авыл хуҗалыгы тармагын уңышлы үстерү өчен киләчәккә ышаныч тудыра.
Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә мул тормыш, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Яңа ел белән котладылар
Яңа ел алдыннан "Татарстан" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсе хезмәтчәннәрен бәйрәмчә бизәлгән өстәлләр янында җылы котладылар.
Сый-нигъмәт тулы өстәлләрне Тубылгытау һәм Ленино авыл җирлекләре Советлары әзерләгән. 27 декабрьдә терлекчеләрне, 28-ендә механизаторларны котладылар, сыйладылар. Авыл хезмәтчәннәрен район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, "Татарстан" а/ф-ның генераль директоры Гомәр Сөләйманов, бүлекчәдә башкаручы директор Фидаил Хәлилов котлап, аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтләр җиткерделәр, сәламәтлек, иминлек, муллык теләделәр, Кыш бабай белән Кар кызы исә кунакларның күңелен күрделәр.
Казанга - Президент чыршысына
30 декабрьдә Казанга Президент чыршысына безнең районнан 19 укучы барачак.
Алар арасында гаиләгә тәрбиягә алынган балалар һәм күп балалы гаилә балалары, сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр бар. Шулар арасында коррупциягә каршылык күрсәтү буенча республика күләмендә иншалар конкурсында җиңүче (8-11 сыйныфлар төркемендә) Чаллы Башы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Галәветдинова Римма да булачак. Ул иншаны татар телендә язган һәм I урын өчен аңа ноутбук тапшырылган иде.
Газетаның тиражы кимемәде
2012 елның I яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу төгәлләнде. "Яңа Чишмә хәбәрләре" ("Шешминская новь") район газетасына 3000гә якын абунәче язылган, бу 2011 елның II яртыеллыгы дәрәҗәсендә.
Без район халкына 2012 елда да безнең белән калуларына - газетабызга язылуларына рәхмәтле, газетабызны алдыручылар санының арта баруы безне, һичшиксез, сөендерә. Без 2012 елда да район тормышын тулырак яктыртырга, хатларыгызны бастырырга, абунәчеләребезнең сорауларына җавап бирергә тырышачакбыз.
Гыйнвар аенда без язылу нәтиҗәләре буенча иң әйбәт эшләүче өч почта хезмәткәрен бүләклибез.
Газета укучыларыбызның һәммәсен дә Яңа ел белән котлыйбыз, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы исәнлек, гаилә иминлеге телибез!
Безнең белән калыгыз!
Сезнең "Яңа Чишмә хәбәрләре"гез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев