Ягу сезоны башланды
Көннәр салкынайту белән район учреждениеләрендә һәм оешмаларда котельныйлар эшли башлады.
Беренче чиратта, җылылык балалар бакчаларына, мәктәпләргә, РҮХ гә һәм Зирекле участок хастаханәсенә бирелде. Аннары мәдәният учреждениеләренең пар казаннары эшли башлады. Котельныйларны ремонтлау һәм яңа мичләр урнаштыру сәбәпле Акъяр һәм Волчья Бистәсендәге АМЙ-га җылылык бу атнада биреләчәк.
Күп фатирлы торак йортларда җылыту буенча проблема юк – һәр җирдә индивидуаль 2 контурлы җылыту мичләре тора һәм халык үз фатирында температура режимын үзе көйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев