Яктыда яшик
15 февральдә Яңа Чишмәдә ремонттан һәм реконструкцияләүдән соң "Татэнергосбыт" ААҖ -клиентларга хезмәт күрсәтү офисы ачылды. Бинаның эчке бизәлеше барлык норматив таләпләрне исәпкә алып башкарылган. Иркен бүлмәләргә кирәкле техника һәм җиһазлар урнаштырылган. Клиентлар белән эшләү өчен аерым зона бүлеп бирелгән, анда мәгълүматлар стенды һәм видеомониторлар куелган. Җайлы итеп ясалган гомуми файдаланудагы...
15 февральдә Яңа Чишмәдә ремонттан һәм реконструкцияләүдән соң "Татэнергосбыт" ААҖ -клиентларга хезмәт күрсәтү офисы ачылды.
Бинаның эчке бизәлеше барлык норматив таләпләрне исәпкә алып башкарылган. Иркен бүлмәләргә кирәкле техника һәм җиһазлар урнаштырылган. Клиентлар белән эшләү өчен аерым зона бүлеп бирелгән, анда мәгълүматлар стенды һәм видеомониторлар куелган. Җайлы итеп ясалган гомуми файдаланудагы урыннар кулланучылар белән эшләү һәм хезмәткәрләрнең бераз ял итеп алулары өчен бик уңайлы шартлар тудыра.
"Татэнергосбыт" ААҖ филиалы - Чистай бүлекчәсенең Яңа Чишмә ОКО 5 меңнән артык физик һәм ике йөзгә якын юридик затка хезмәт күрсәтә. Шулар арасында "Шешмаойл", "Трансойл", "Татарстан" агрофирмасы" да бар. Коллектив белән участок начальнигы - клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Шешолин Михаил Алексеевич җитәкчелек итә.
Капиталь ремонт үткәрү һәм клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Яңа Чишмә офисын ачу "Татэнергосбыт" ААҖ миссиясен тормышка ашыруда - татарстанлыларны энергия б
елән тәэмин итүне ышанычлы һәм уңайлы итүдә тагын бер адым дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев