Янгыннан зыян күрүчеләр 3 млн. сумга якын акча алдылар
Андреевка авылында чыккан янгыннан зыян күрүчеләр ТР-да "Росгосстрах" ҖЧҖ агентлыгыннан 2 млн. 828 мең сумлык иминият акчасы алдылар.
2013 елның I ярты елында агентлык барлыгы 4 млн. 916 мең сум акча түләде. Шуның 1 млн. 615 мең сумы - автотранспорт иминияте буенча (ЮТҺ, аварияләр). 337 мең сумы - су басулардан, гарасатлардан килгән зыянны каплауга, 123 мең сумы үлгән хайваннар өчен түләүгә тотылды. 3 млн. сумга якыны, алда атап үтелгәнчә, янгыннан зыян күрүчеләргә түләнде, дип хәбәр итте безгә агентлык җитәкчесе Вазыйх Мортазин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев