Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Йорт чикләренә кадәр газ бушлай үткәреләчәк

Түләүсез газлаштыру турында кабул ителгән закон нигезендә, 2022 ел башыннан гражданнарның йорты чикләренә кадәр газ бушлай үткәреләчәк.

Яңа Чишмә районында яңа йортлар салучылар күп. Әлеге закон нигезендә гражданның җир кишәрлеге чикләренә кадәр газ бушлай үткәреләчәк.
- Йорт салучыларның барысы да безгә 2021 елның 10 августына кадәр райгазга мөрәҗәгать итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте райгаз начальнигы урынбасары Валентина Малышева. – Шул ук вакытта аларның һичшиксез җиргә һәм йортка таныклыклары булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына без яңа фатирларга күченүчеләрнең җир участогы чигенә кадәр газүткәргеч үткәрү турында гариза кабул итәбез. Эшләр 2022 елда башланачак, сугышта катнашучылар, пенсионерлар һәм инвалидлар газ кертүдә өстенлеккә ия.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек халык үз йорты чигенә кадәр газ кертү өчен үзләре түләде һәм аның бәясе бер метр өчен уртача 3 мең сум тәшкил иткән иде. Шулай булгач, мондый законны кабул итү яңа торак төзергә карар кылучыларга яхшы ярдәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев