Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юл картасы – кулланма китап

    Черемухово авыл җирлегенең 2016 елның 1 кварталында юл картасын ничек үтәүләре турында АҖ башлыгы Елена Сальцина сөйли:

    -Авыл җирлегендәге күпчелек мәсьәләләрне акча хәл итә: Черемухово авыл җирлеге бюджетына НДФЛ (еллык планда 439100 сум) үтәлеше өч айда 87653 сум 88 тиен тәшкил итте яки 20%; җир салымы (еллык планда 1200000 сум) үтәлеше 263817,96 сум яки 22%; милеккә карата салым (еллык планда 49200 сум) өч ай эчендә 252,37 сум күләмендә җыелган (яки 5%). Башка төр түләүле хезмәтләр буенча (еллык планда 20200 сум) керем 5121,10 сум тәшкил итте.
    Шәхси секторда терлекләрнең баш саны да авыл халкының тормышын яхшыртуда зур роль уйный. Юл картасы буенча 2016 елда МЭТ-нең баш санын 5 кә арттырырга тиешбез, быелгысы елның өч аенда МЭТ 9 башка артты. Сыерлар саны элекке дәрәҗәдә калды. Дуңгызларның баш саны 2 гә артты (план буенча - 11 баш), сарыклар 23 башка кимеде (план буенча 5 башка артырга тиеш).
    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләсе буенча эшләгәндә, без авыл халкына кредитлар алуда булышлык күрсәтергә планлаштырдык. Планда каралган 8 кредитның халык тарафыннан инде 2 се алынган (300 мең сумлык).
    АҖ башкарма комитеты халык тарафыннан сөт сатуны да контрольдә тота. Авыл җирлеге территориясендә сөт җыю белән ике эшмәкәр шөгыльләнә. 2016 елга сату планы 2415 центнер тәшкил итә. Өч ай эчендә 422 ц сөт сатылган, бу 17% тәшкил итә.
    Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә шартлар тудыру өчен быел безнең тарафтан эше булмаган кешеләрне буш бакчаларда яшелчә үстерүгә җәлеп итү буенча эш алып барыла.
    Гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру.
    Узган елгы үзара салым акчасына: 480 мең сумына зират тирәсен тотуга материал сатып алынды, шул исәптән 56 мең сумына кечкенә капкалы чүкеп ясалган зур капкаларга заказ бирдек; су куарга 30 мең сумлык насос сатып алынды; 86 мең сумга ике контейнер мәйданчыгы ясалды, контейнерлар сатып алынды; кышын урамнарны чиста тотуга 96 мең сум акча тотылды, ККК чыгару эше башкарылды, аны саклау урынына илтүче юл кипшенүгә бу эш кабат торгызылачак.
    Быел программа буенча ФАП ремонтланды, АПК программасы буенча ике торак йорт төзелә.
    АҖ башкарма комитеты торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма белән хезмәттәшлек итә. Быел өч айда ТКХ өчен түләүләр җыемы 107,9% тәшкил итте. Авыл җирлегендә барлыгы 227 санагыч (85%) урнаштырылды. План буенча быел без тагын 5 санагыч куярга тиешбез, тик бүгенгесе көнгә берсе дә урнаштырылмаган. Быел без торак пункт чикләрендә юлларны ремонтларга һәм төзек тотарга, зират коймасын алыштырырга, Быструшка елгасы аша күпер төзергә планлаштырабыз. Шулай да муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын да яхшыртасы бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: