Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Юрист булырга теләүчеләр өчен олимпиада

РФ Югары суды һәм Россия гадел хөкем дәүләт университеты 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен хокук белемнәрен тикшерү буенча "Фемида" төбәкара Олимпиада үткәрәләр. Олимпиада ике этапта үткәреләчәк. Беренче (сайлап алу) этап - тест биремнәрен эшләү һәм сорауларга җавап бирү - Интернет челтәре чаралары буенча онлайн режимында дистанцион технологияләр кулланып, читтән...

РФ Югары суды һәм Россия гадел хөкем дәүләт университеты 10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен хокук белемнәрен тикшерү буенча "Фемида" төбәкара Олимпиада үткәрәләр.
Олимпиада ике этапта үткәреләчәк. Беренче (сайлап алу) этап - тест биремнәрен эшләү һәм сорауларга җавап бирү - Интернет челтәре чаралары буенча онлайн режимында дистанцион технологияләр кулланып, читтән торып үткәрелә.
Катнашучыларны теркәү 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 10 гыйнварына чаклы http://olimpiada.raj.ru/ login/index.php. сайтында башкарыла.
Расписание нигезендә сайлап алу этабында 2016 елның 14 гыйнварыннан 24 гыйнварына чаклы катнашырга була.
Икенче (йомгаклау) этап - язма биремнәрне (тестлар, сораулар, биремнәр) үтәү - 2016 елның 19 мартында көндезге бүлек формасында Россия гадел хөкем дәүләт университетында һәм аның филиаллары базасында үтәчәк.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары Олимпиаданың йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар Россия гадел хөкем дәүләт университеты һәм аның филиалларына укырга кергәндә университетка кабул итү кагыйдәләре нигезендә ташламалардан файдаланачак.
Олимпиаданы үткәрү тәртибе һәм сроклары турындагы тулырак информацияне Россия гадел хөкем дәүләт университеты сайтында (http://rgup.ru ) һәм аның Казан филиалы сайтында (http://kb.rgup.ru), шулай ук Казандагы (843) 272-47-16, 290-63-13 (Кабул итү комиссиясе), 273-16-54, 272-50-95, 272-43-93 телефоннары буенча алырга була. Электрон почта: priem@kfrap.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев