Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үз-үзен изоляцияләгән гражданнар өй режимын үтәргә тиеш

Чит илләрдән кайткан район халкының барысы да үз-үзеңне тоту режимын үтәргә тиеш.

31 мартка Яңа Чишмә районы буенча 2 кеше өйләрендә үз-үзеңне изоляцияләү режимында тора, дип хәбәр итте редакциягә Роспотребнадзорның әйдәп баручы белгече Гөлфирә Мостафина.
Алар барысы да өй режимында 14 көн булырга тиеш. Бу чорда башка кешеләр белән элемтәләрне киметергә, өйдән чыкмаска, авыру билгеләре килеп чыкканда өйгә табиб чакыртырга кирәк.
Өй карантины вакытында больничныйны "кайнар" линия телефоны аша мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин– 8-800-222-89-00, 8 (84348)-2-27-37 (Яңа Чишмә РҮХ) һәм 8 (84342) 5-51-50 (Роспотребнадзор).
Яңа Чишмә районында үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен тикшерү өчен РҮХ, Роспотребнадзор һәм полиция хезмәткәрләреннән торган эшче төркем төзелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә безнең районда үз-үзләрен изоляцияләгән кешеләрдә хокук бозу очраклары ачыкланмаган.
Полиция бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен зур штрафлар салып, административ җаваплылык каралуын искә төшерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев