Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

законсыз төстә аучылык иткән өчен автомобиль конфискацияләнгән

21 гыйнварда Яңа Чишмә районы мировой судьясы тарафыннан куяннарга законсыз төстә ау оештырган өчен Чистай районының Каргалы авылында яшәүче 40 яшьлек гражданинга карата хөкем карары чыгарылган. 2014 елның ноябрь ахырында Каргалы авылында яшәүче С. Борһанов Чертуш авылы янындагы кырда "Нива" автомашинасы фаралары яктысында законсыз төстә аучылык иткән, төгәлрәге, куяннар ату...

21 гыйнварда Яңа Чишмә районы мировой судьясы тарафыннан куяннарга законсыз төстә ау оештырган өчен Чистай районының Каргалы авылында яшәүче 40 яшьлек гражданинга карата хөкем карары чыгарылган.
2014 елның ноябрь ахырында Каргалы авылында яшәүче С. Борһанов Чертуш авылы янындагы кырда "Нива" автомашинасы фаралары яктысында законсыз төстә аучылык иткән, төгәлрәге, куяннар ату белән шөгыльләнгән, әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Биш түшкә куян өчен ул бик кыйммәт түләгән - 7 мең 500 сумлык зыянны каплаудан тыш, С. Борһановка 15 мең сум штраф салынган һәм аның дәүләт файдасына патроннары белән ау коралы һәм "Нива" автомобиле конфискацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X