Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җәзалар катгыйланды

    "Юл хә­рә­кә­те имин­ле­ге ту­рын­да" 1995 ел­ның 10 де­каб­рен­дә чык­кан Фе­де­раль за­кон­ның (№196) 20 мад­дә­се 4 пункт бе­лән ту­лы­лан­ды­рыл­ды, ан­да ав­то­мо­биль транс­пор­ты бе­лән йөк та­шу­чы юри­дик зат­лар һәм ин­ди­ви­ду­аль эш­мә­кәр­ләр юл хә­рә­кә­те имин­ле­ген тәэ­мин итү өчен җа­вап­лы һәм ти­еш­ле тәр­тип­тә ат­тес­та­ция үт­кән, шу­шы эш бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә хо­кук­лы ва­зый­фаи зат бил­ге­ләр­гә; йөк...

    "Юл хә­рә­кә­те имин­ле­ге ту­рын­да" 1995 ел­ның 10 де­каб­рен­дә чык­кан Фе­де­раль за­кон­ның (№196) 20 мад­дә­се 4 пункт бе­лән ту­лы­лан­ды­рыл­ды, ан­да ав­то­мо­биль транс­пор­ты бе­лән йөк та­шу­чы юри­дик зат­лар һәм ин­ди­ви­ду­аль эш­мә­кәр­ләр юл хә­рә­кә­те имин­ле­ген тәэ­мин итү өчен җа­вап­лы һәм ти­еш­ле тәр­тип­тә ат­тес­та­ция үт­кән, шу­шы эш бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә хо­кук­лы ва­зый­фаи зат бил­ге­ләр­гә; йөк та­шы­ган­да ку­ел­ган һө­нә­ри һәм ква­ли­фи­ка­ция та­ләп­лә­ре­нә ту­ры кил­гән хез­мәт­кәр­ләр бе­лән тәэ­мин итәр­гә; транс­порт ча­ра­ла­рын ку­еп то­ру уры­ны, тех­ник хез­мәт күр­сә­тү һәм ре­монт­лау­га мөм­кин­лек би­рү­че би­на­лар һәм җи­һаз­лар бе­лән тәэ­мин итәр­гә; шо­фер­лар­га рейс­ка чык­кан­чы һәм рейс­тан кайт­кач ме­ди­ци­на тик­ше­рүе үт­кә­рү­не һәм рейс­ка чык­кан­чы транс­порт ча­ра­сы­ның тех­ник то­ры­шын тик­ше­рү­не оеш­ты­рыр­га ти­еш­ләр.

    Ти­еш­ле тәр­тип­тә тер­кәл­мә­гән, дәү­ләт тех­ник ка­ра­вы һәм тех­ник тик­ше­рү үт­мә­гән транс­порт ча­ра­сын юл­га чы­гар­ган өчен ва­зый­фаи зат­лар­га 500 сум, юри­дик зат­лар­га 50 мең сум кү­лә­мен­дә ад­ми­нист­ра­тив шт­раф са­лу ка­рал­ган. Хез­мәт­кәр­ләр­гә ка­ра­та бел­де­рел­гән, про­фес­си­о­наль һәм ква­ли­фи­ка­ци­он та­ләп­ләр­не бо­зып ав­то­мо­биль транс­пор­ты бе­лән пас­са­жир­лар һәм ба­гаж, йөк та­шы­ган­да кур­кы­ныч­сыз­лык­ны тәэ­мин итү та­ләп­лә­рен бо­зу урын­да­гы шә­хес­ләр­гә - 25 мең сум, юри­дик зат­лар­га 100 мең сум кү­лә­мен­дә шт­раф са­лу­га ки­те­рә.

    Шо­фер­лар­га, шу­лай ук транс­порт ча­ра­сы­ның тех­ник то­ры­шы­на рейс­ка чы­гар ал­дын­нан һәм рейс­тан кайт­кан­нан соң ме­ди­ци­на ка­ра­вы һәм тех­ник тик­ше­рү үт­кә­рү ту­рын­да­гы та­ләп­ләр­не бо­зып, пас­са­жир­лар һәм ба­гаж­лар, йөк­ләр­не ав­то­мо­биль транс­пор­ты бе­лән та­шу (йөр­тү) граж­дан­нар­га - 3 мең сум, урын­да­гы шә­хес­ләр­гә - 5, юри­дик зат­лар­га 30 мең сум кү­лә­мен­дә шт­раф са­лу­га ки­те­рә. Юри­дик зат бу­лып тер­кәл­мә­гән ки­леш эш­мә­кәр­лек эш­чән­ле­ге алып ба­ру­чы шә­хес­ләр га­мәл­дә­ге мад­дә­дә ка­рал­ган ад­ми­нист­ра­тив тәр­тип бо­зу­лар өчен ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык то­та­лар.

    Ва­зый­фаи зат та­ра­фын­нан са­лын­ган ад­ми­нист­ра­тив шт­раф­ны 30 көн дә­ва­мын­да тү­лә­мә­гән оч­рак­та 15 тәү­лек­кә чак­лы кул­га алу ка­рал­ган.

    Ай­рат САТ­ДА­РОВ,

    ЮХИ­ДИ инс­пек­то­ры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: