Үзара салым акчасы 2,9 млн. сум тирәсе җыелган
1 апрельгә Яңа Чишмә районы буенча гражданнардан үзара салым буенча 2 млн. 887 мең сум акча җыелган.
Үзара салым акчасы күләме 250 сумнан (Яңа Чишмә АҖ дә – иң түбәне) 500 сумга чаклы (9 авыл җирлегендә, ике АҖ дә – 400, өчесендә – 300 сум).
Җиде авыл җирлегендә планлаштырылган акчалар тулысынча җыелган (Акъяр, Акбүре, Архангел, Буревестник, Зирекле, Ленино һәм Әдәмсә). Екатерина (99,3 %), Черемухово (97,9 %), Чабаксар (95,3 %) һәм Петропавел (94,4 %) авыл җирлекләрендә аз гына җыеп бетмәгән. Шахмай АҖ буенча җыем 88,8 % тәшкил итә, Тубылгытау АҖ буенча – 92 %. Үзара салым акчаларын җыюның иң түбән проценты район үзәгендә – барлыгы 50,2 % һәм Красный Октябрь АҖ дә – 80,5 %.
Кем дә кем теге яки бу сәбәп буенча үзара салым акчасын үзвакытында түли алмаган икән, моны якын араларда эшләргә кирәк.
Җыелган акчаларга республикадан 4 тапкыр арттырып күчереләчәк (11,5 млн. сумнан артык) һәм алар авыл җирлекләрендә үткән референдумнарда билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев