Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үзара салым - файдалы, кирәкле программа

Чабаксар авыл җирлегендә 2019 елда 118,9 мең сум акча җыелган - бер кешедән 300 сум күләмендә. 2019 елга планнар түбәндәгечә:


- Чуаш Чабаксары авылының Пролетар урамында юл төзелеше;
- Рус Чабаксары авылында грунт плотинасын капиталь ремонтлау;
- Чуаш Чабаксары, Рус Чабаксары, Благодаровка поселогында объектлар һәм су белән тәэмин итү системаларына проект төзү, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү;
- Авыл җирлегендәге өч авылда да юлларны карап тоту (шул исәптән кардан чистарту).
Бүгенге көндә ниләр эшләнгән:
- Пролетар урамы буенча 51 метр озынлыктагы юлга 294,5 мең сумлык вак таш җәелгән. Подрядчысы «Ремстрой» ҖЧҖ;
-  Рус Чабаксары авылында 100 мең сумлык грунт плотинасы. Подрядчысы «Савельев А. А.» КФХ;  
- 100 мең сумга суүткәргеч ремонтланган.
Рус Чабаксары авылындагы су алу скважинасы өчен ЭЦВ насосы (44,8 мең сумлык) һәм суүткәргечне ремонтлау өчен 5716 сумлык запас частьләр сатып алынган.
«Яңа Чишмә ТКХ» МУП белән гидрантлар урнаштыруга 49484 сумлык килешү төзелгән, аларны урнаштыруга 14845 сум аванс бирелгән.
Кышкы чорда юлларны карап тотуга үз тракторы булган Р.П. Никитин белән килешү һәм смета төзелгән. Ул үзмәшгуль булып тора.
Николай Парамонов, Рус Чабаксары. - Авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә халыктан үзара салым акчасын үзем җыйдым. Программа яхшы,файдалы, кирәкле, әмма халык әлегә  моны аңлап җиткерми. Авыл өчен нәрсә дә булса эшләргә теләгән актив кешеләр бар, әмма алар аз. Әйтик, Рус Чабаксарында бары пенсионерлар, аларга әлләни күп кирәкми. Су, ут, газ бар, икмәкне китерәләр, дип саныйлар алар. Дөрес, алар иң җаваплылары, акча бирергә кирәк икән – бирәләр, хәтта нинди максатларга икәнлеген белмәсәләр дә. Рус Чабаксарында 4 ел эчендә үзара салым акчасына часовня пәйда булды, елга аша күпер ремонтланды, чишмә төзекләндерелде. Программа гамәлдә булуның беренче елында ук зиратны коймалый башладылар. Сумманың бер өлеше ел саен урамнарны кардан чистартуга калдырыла. Быел буага акташ салынды.  Рус Чабаксарында яшәүчеләр аз бит һәм сумма да аз, күп дигәндә, 30 мең сум, калганы -республика субсидиясе. Менә боларның барысы да - 100 мең сум буа өчен тотылган, ә калганнары - кардан чистартуга һәм суүткәргечне ремонтлауга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X