Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үзбәкстан гражданнары Яңа Чишмә районында үз иленең Президентын сайлады

Үзбәкстанда төп тавыш бирү көне - 24 октябрьдә. Тик Россиядә яшәүче үзбәкстанлылар вакытыннан алда тавыш бирә. Моның өчен мобиль сайлау пунктлары җәлеп ителгән.

Бер сайлау участогы Яңа Чишмә районының Акъяр авылы мәдәният йортында оештырылган, анда 19 сентябрьдә кичке сәгать 6га (18.00) мобиль сайлау комиссиясе әгъзалары килгән (Акъярда Үзбәкстаннан килгән 10 кеше яши, ә район буенча 38 кеше, шул исәптән 28 сайлаучы). Сайлауларда 25 сайлаучы катнашкан.

Сайлау участогына беренче булып Айша Сабирова һәм Адхамжон Мишанов гаиләләре килгән.

Алар Яңа Чишмә районында 10 елдан артык яшәүләрен һәм яшәү урынында үзләренең гражданлык бурычларын үтәү мөмкинлегенә бик шат булуларын әйткәннәр. «Без үз Ватаныбызны бик яратабыз һәм тавыш бирү безнең өчен бик мөһим», - дигәннәр.

Сайлау участогында барлык санитар таләпләр дә үтәлгән – керү юлында температураны үлчәгәннәр, антисептик белән куллар эшкәртелгән, битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар бирелгән.

Яшәү урыннарында вакытыннан алда тавыш бирергә өлгермәүчеләр үз тавышларын 24 октябрьдә Казанда, Үзбәкстанның Генераль Консуллыгында бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X