Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле лицее - республика конкурсы җиңүчесе

25 ноябрьдә Казанда «Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы» республика конкурсына йомгак ясалган

Конкурста 20 җиңүче арасында безнең Зирекле лицее да булган. Конкурс 2 этаптан торган. Беренче этапта лицей конкурс комиссиясенә укучыларның һәм укытучыларның ирешкән уңышлары, үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат биргән. Икенче этапта Казаннан килгән эксперт-методистлар лицейда дәресләрдә булганнар, документлар белән танышканнар һәм нәтиҗә ясаганнар.

 Конкурста республиканың 100гә якын мәктәбе катнашкан һәм шуларның 20се җиңүче булган.

 25 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Барлык мәктәпләргә дипломнар һәм 500 мең сумлык сертификатлар тапшырылган. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллиннар тапшырган. Зирекле лицее директоры Айрат Хәмәтвәлиев акча лицейның матди-техник базасын ныгытуга тотылачак, дип билгеләп үткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X