Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекледә үзара салым ярдәмендә күп мәсьәләләр хәл ителә

Зирекле авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән хисап утырышында авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов доклад белән чыгыш ясады.

Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Җирлек башлыгы 2019 елда башкарылган эшләргә җентекләп анализ ясады. Ә җирлектә күп эшләр башкарылган - сулыклар янындагы күперләр ремонтланган, Мәдәният йортына канализация үткәрелгән, Өргәнчә авылындагы һәйкәл яңартылган, балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, чүп үләннәре даими чабылган, зиратлар төзекләндерелгән һ.б. Суүткәргечләрне карап тоту һәм ремонтлау буенча да билгеле бер эш башкарылган. 200 метр озынлыктагы торба сузылган, Ленин урамы буенча 150 метр озынлыктагы иске линия алыштырылган, кое капкачлары куелган, ешлык үзгәртеп кору җайланмасы сатып алынган, Яшьләр урамында задвижкалар, боҗра һәм янгын гидрантлары урнаштырылган.
Аннан соң Җәлил Гайфетдинов җирлекнең барлык бюджет учреждениеләре эше турында сөйләде, халыкның хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә тукталды, актив сөт тапшыручыларны (Мәүлет Закиров, Хәниф Кыямов) атады, шулай ук җирлек территориясендә үткәрелгән чараларны санап үтте.
Белешмә
Зирекле авыл җирлегендә 753 кеше теркәлгән 294 йорт бар, даими яшәүчеләр - 563 (шул исәптән 44е – Өргәнчәдә). Эшкә яраклы халык – 272 кеше, пенсионерлар – 261, укучылар – 62, мәктәпкәчә яшьтәге балалар-29. 2019 елда 4 бала туган, 11 кеше үлгән. Халыкта 354 баш МЭТ, шул исәптән 157 сыер, 137 җиңел автомобиль һәм 34 трактор бар.
Докладчы агымдагы елга төп бурычлар арасында үзара салым акчасын җыюны һәм аларны җыеннарда билгеләнгән бурычларны хәл итүгә юнәлдерүне атады (суүткәргечне карап тоту һәм ремонтлау, юлларны төзекләндерү һәм карап тоту һ.б.).
Бюджет учреждениеләре эше турында сөйләгәндә авыл җирлеге башлыгы музейның яңа бинасын төзү кирәклеге турында билгеләп үтте (экспонатлар сыешмый, фонд саклагыч заманча таләпләргә җавап бирми).

«Аҗаган» яшүсмерләр клубы директоры Румия Нуриева АҖ башлыгы докладын тулыландырды, анда откан грант акчасына - 100 мең сумга тренажерлар сатып алынган һәм урнаштырылган, клубта 5 түгәрәк эшли, аларда күп кенә Зирекле халкы теләп шөгыльләнә.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында зиреклеләргә 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, «Аҗаган» клубының, җирле Мәдәният йортының һәм лицей коллективының уңай эшен билгеләп үтте. "Мәктәптә (барлыгы 68) һәм балалар бакчасында (14 сабый) балаларның аз булуы борчый", - дип ассызыклады ул.
Район башлыгы шулай ук фермер хуҗалыкларын алга таба үстерү, республика программаларының гамәлгә ашырылуы, авыл кешеләре өчен социаль ипотека турында да сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. Ә алар аз түгел - «Дегтярев М.Н.» КФХның арендага алынган пай җирләре өчен исәп-хисап ясавы, санаторийларга ташламалы юлламалар, зур габаритлы чүп-чар чыгару һ. б. турында. Аларның барысы да контрольгә алынды.
Чыгышының ахырында Вячеслав Козлов Зирекле халкын Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршыларга һәм сентябрьдә булачак җирле депутатлар һәм Татарстан Президентын сайлауларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә чакырды.   

Утырышта шулай ук Алмаз Хисаметдинов та чыгыш ясады. Ул Татарстан буенча ел нәтиҗәләренә кыскача анализ ясап, үз ведомствосының эше, аерым алганда, сыерларда лейкоз авыруын ничек итеп бетерү турында сөйләде һәм кайбер сорауларга җавап бирде.
Җыелыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгы авылның актив кешеләренә һәм юбилярларга - Кадрия Низамиевага (рәсемдә), Кәлимулла Нәбиуллинга, Рафис Гайфетдиновка һәм Люция Сәфәровага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, ә Җәлил Гайфетдинов Рәмзия Шәриповага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк бирде.

Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X