Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекледә Мидхәт Газыймов исемендәге музейда «Туган телем — Тукай телем» дигән чара булып узган

24 апрельдә Зирекле музеенда традицион районкүләм шигырь бәйрәме оештырылган. Бу хакта редакциягә музей директоры Лидия Лотфуллина хәбәр итте.

«Чараны ни өчен традицион дип әйтәбез, чөнки быел ул инде 20 нче мәртәбә узды. 2004 елдан бирле уздырылып килгән әлеге бәйрәмгә район мәктәпләренең яшь Тукайчылары һәм укытучылары җыелды. Музей җитәкчесе бәйрәмгә килгән кадерле кунакларны сәламләде, бәйрәм белән котлады. Туган телебезгә караш көнләп түгел, сәгатьләп үзгәргән заманда мондый чараларның әһәмиятле булуын искәртте. 

Әлеге чараны оештыручылар, районның мәгариф бүлеге методисты Илүзә Рамил кызы башлап җибәрде, ул барысын да бәйрәм белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләде. Зирекле лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газыймова Резидә Мәүлемҗан кызы кичәне үзе төзегән сценарий буенча алып барды. «Шигырь бәйрәме» көннәре якынлашканда, әле яңа гына Мидхәт Гариф улы Газыймовка багышлап нәшер ителгән «Музей бабай» китабы турында да әйтелде. Милләтпәрвәр Мидхәт абыйга мәдһия яңгырады. Аңа дога булып ирешсен иде! 

Бәйрәмгә ямь өстәп, «Йолдыз» балалар бакчасына йөрүче сабыйларыбыз үзлеренең өйрәнгән шигырьләрен бүләк иттеләр. 

Ә аннан соң укучылар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Шөкер, бик матур шигырь язучыларыбыз да бар икән әле безнең. Әлбәттә, яшь талантларны күрә белү, аларга ярдәм итү — безнең бурычыбыз. 

Аннан соң район язучыларының Тукайга атап язылган шигырьләре яңгырады. Чыгыш ясаган һәр бала үз осталыгын күрсәтә белде, номерлар менә дигән итеп башкарылды. Алар күбесе район, республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә, олимпиадаларда зур уңышларга ирешкән. Район мәгариф бүлеге тарафыннан укучылар Грамоталар белән бүләкләнде. Бу уңышларда балаларда туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче, аларның иҗади сәләтләрен үстерүдә армый-талмый хезмәт куючы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да өлеше зур.

Зирекледә Мидхәт Газыймов исемендәге музейда «Туган телем — Тукай телем» дигән чара булып узган 

Укытучы — Кадрия Кыям кызы бәйрәмне йомгаклап, башлаган эшебез дәвамлы булсын, шагыйрәләребез яңадан-яңа иҗат җимешләре белән шатландырып торсыннар иде, дигән теләкләрен җиткерде. 

Бәйрәм ахырында авылыбызның яшь таланты, музейны аңлап, яратып, яңа проектлар башкарып йөрүче Айсылу Кадыйрова «Туган тел» җырын башкарды, әлбәттә барлык катнашучылар да аңа кушылды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Рәхмәт сезгә, кадерле дусларыбыз. Тукай онытылмаса, телебез онытылмас, телебез яшәсә — милләтебез дә яшәр!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев