«Золотой ключик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Ил горурлыгы» дип исемләнгән 12 Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаганнар
«Тамчылар» төркеме нәниләре «Без тельняшкалар киябез» фотоконкурсында 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр.
Тәрбияче Елена Захарова җитәкчелегендәге «Тамчылар» төркеме нәниләре Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган «Ил горурлыгы» (Гордость страны) 12 Бөтенроссия конкурсында катнашкан. Алар «Фотоконкурс «Без тельняшкалар киябез» номинациясе өчен фотога төшкәннәр һәм җиңү яулаганнар.
«Балалар бакчасында Хәрби-Диңгез флоты көнен шулай ук башка төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр белән дә билгеләп үттеләр, ә алар бездә барлыгы 97 кеше, - дип хәбәр итте балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева. - Балалар бакчасы педагоглары зур «Сәмум» корабы рәвешендә булдырылган уен мәйданчыгын чын Андреев флагы, руль һәм якорь белән бизәделәр. Алар балаларны «Я - морячка, ты - моряк» музыкасына алып чыктылар, ә соңыннан балалар рәхәтләнеп бәйрәм атмосферасына чумдылар. Башта педагоглар сабыйларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, ә аннан соң балалар спорт ярышларында катнаштылар: аркан тарттылар, ә өлкәнрәкләре диңгез төене бәйләргә өйрәнделәр, ә ахырда, әлбәттә, дуслык җиңде. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү бездә матур традициягә әверелде, без аны балалар бакчасы ачылганнан бирле инде 7 ел уздырабыз. Балалар кече яшьтән үк Россия Хәрби-диңгез флотының нәрсә һәм Ватанны саклаучыларның кемнәр икәнлеген белергә тиеш. Без «Ил горурлыгы» Бөтенроссия конкурсына гариза җибәрергә булдык һәм нәтиҗәдә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләндек».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев