Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

10 гыйнварда Акбүре авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Кафия Ярулла кызы Минкәевага 90 яшь тулды.

Без юбилярга кунакка килгәндә ул чоланда ниндидер эш белән мәшгуль иде. Гаилә бәйрәменнән соң 11 гыйнварда да аның өе кунаклар белән тулы иде әле – барлыгы унга якын кеше.


Моннан алдагы көндә тагы да күбрәк булган, алар кайсы кая таралышкан иде. Юбилейда гаиләнең өч буыны (Кафия әби белән бергә 27 кеше) гына түгел, Акбүредәге туганнары, күршеләре, дуслары һәм авылдашлары да булган. Кафия әби ачык йөзле, көр күңелле, игелекле һәм бик мөлаем әби. Аның белән аралашуы да бик җиңел булды. Тормышны яратуы күзләреннән күренә. Зур, уңайлы йортта ул ялгызы гына яши, Актаныштан кече улы Фазыл аның янына еш кайта. Чаллыда яшәүче уллары Минахмәт һәм Мингалим, кызы Минсылу да вакытлары булган саен әниләре янына кайтырга тырышалар. Кафия әби, нигездә, кышын үзе дә аларда кунакта еш була. Тик бер айдан да артык тора алмый, өен, туган оясын сагынып кайта. Аңа әле бу яшьне биреп тә булмый, ул бик актив һәм җитез. Хәтере дә менә дигән, күзләре күрә, колагы ишетә – аның яшендә болар бар да бик мөһим. Өйдә бар эшне дә үзе башкара: җыештыра, юа, пешерә, бакчада да рәхәтләнеп эшли, тавык, үрдәк тә асрый, ике ел рәттән бозау да тоткан әле.


- Без аңа бозаулар тотмаска кушабыз, авыр бит, - ди кызы Минсылу. Тик ул бездән яшереп булса да сатып ала. Бервакыт шулай безгә шалтырата. Тавышыннан сизелә, нәрсәгәдер шатланган. Без нигә сөенгәнен аңламыйбыз. Сорыйбыз – әйтми. Кайткач кына белдек, кабат бозау сатып алган икән. Быел тавыклардан тыш, 25 үрдәк тә үстерде. Аның көче һәм энергиясе барысына да: өйгә дә, бакчага да, хуҗалыкка да җитә.
- Быел бозау аласыңмы? – дип сорыйбыз без.
- Орышалар, - ди ул көлеп, балаларына күрсәтеп, ә теләге юк түгел әле әбинең.
Без малайлары, киленнәре һәм кызы белән сөйләшкән арада күрше бүлмәдә оныкчыклары мәш-гөр килде. Алар янында яшь әниләр – Кафия әбинең оныклары иде. Гаиләне үзара татулык, ярату бәйләве күренеп, сизелеп тора.
- Безне әни беркайчан да әрләмәде, тыныч кына, ягымлы итеп тәрбияләде, эшкә өйрәтте, - дип искә ала Минсылу. – Ул барысы белән дә дусларча мөнәсәбәттә, беркайчан да беркемне дә кыерсытмый, күршеләр белән дә дус-тату яши, ахирәтләре дә күп. Әти белән бер-берсенә терәк булып 47 ел гомер иттеләр. Ул совхозда механизатор булып эшләде. Ә әни исә урып-җыю эшләре вакытында комбайнда аның ярдәмчесе булды. Гаилә иминлеге хакына тырышып хезмәт куйдылар.
Кафия әби күп балалы гаиләдә өченче бала булып туа. Сугыш елларында Шынталыда, Горшковода, Колмакчыда урман кискән. Ул, яше буенча да, буе белән дә кечкенә генә кызчык, таң белән тракторлар эшли башласын өчен төнлә солярка салынган зур мичкәләрне кырга ташуын искә төшерде. Сугыштан соң колхозда сыер савучы булып, төрле эшләрдә эшли. Хезмәт ветераны Кафия әбинең күп балалы ана һәм тыл хезмәтчәне буларак медальләре, фидакарь хезмәт өчен байтак грамоталары бар. Авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла Минкәевка кияүгә чыга ( ул 2000 елда бакыйлыкка күчкән), сигез бала тәрбияләп үстерәләр.
1981 елда гаилә коточкыч кайгы кичерә. Автомобиль катастрофасында аның ике олы баласы, кияве, оныгы һәм әле туарга да өлгермәгән оныгы вафат була, ә озак та үтми тагын ике баласы гүр иясе була... Әңгәмә азагында без анардан: “Ничек уйлыйсыз, Ходай сезгә көчне һәм озын гомерне ни өчен бирә икән?” – дип сорагач: “Күрәмсең, ул миңа аларның барысы өчен дә яшәргә кушадыр”,-дип җавап бирде. Кафия әби – сәламәт яшәү рәвешен алып бару яклы. Хезмәт, оптимизм, чаманы белеп туклану – сәламәтлек саклауның өч төп кагыйдәсе менә шулар ди. Үзенең үрдәкләрен, үгезләрен карауны ул “физзарядка” гына дип саный. Даруны ул бар дип тә белми – гомерендә дә эчмәгән ул аларны. Озын гомерле булуының сере, үзе әйткәнчә, үләннәрдә икән, яшьтән үк ул аларны туйганчы ашаган. – Ул чакларда барысы да үлән ашады, ачлы-туклы сугыш елларында безнең ризык шул иде, - ди ул. Кафия әби ашарга яраклы һәм төрле дару үләннәрен татар телендә санап үтте, әйтергә кирәк, Минсылу белән Фәридәнең хәтта беркайчан да ишеткәне дә булмаган. Көн саен кылган догаларында ул Ходайга рәхмәт укый, балалары, оныклары, оныкчыклары, үзенең кече сеңелесе һ.б. туганнарының сәламәтлекләре, бәхетләре өчен дога кыла.  90 яшендә Кафия әби аларның кадер-хөрмәтендә гомер итә, димәк аның хезмәт белән үткән гомере бушка узмаган.
Юбилей көнендә аның янына бүләкләр, изге теләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты белән АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, хатын-кызлар советы рәисе Наилә Зарипова, АМЙ мөдире Галия Миншина, музей директоры Вәсил Вәлиуллин, авыл китапханәчесе Лилия Салиховалар килгән.
Без дә шушы котлауларга кушылабыз һәм аңа шулай 95 яшен дә актив төстә каршылавын телибез.
Ольга ИВАНОВА

             
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев